Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Юниорлар, алга!“ спартакиадасының финалы бара

Бу минутларда шәһәрдәге мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында узучы "Юниорлар, алга!" спартакиадасының финалы төгәлләнеп килә. Әлеге чараны быел да "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында үткәрделәр. Ул традиция буенча 1нче июнь- Халыкара балаларны яклау көнендә оештырыла. -Әлеге спартакиаданың әһәмияте бик зур. Сабыйлар башлангыч чыныгуны нәкъ менә балалар бакчаларында ала бит. Бүгенге көндә...

Бу минутларда шәһәрдәге мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында узучы "Юниорлар, алга!" спартакиадасының финалы төгәлләнеп килә.

Әлеге чараны быел да "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында үткәрделәр. Ул традиция буенча 1нче июнь- Халыкара балаларны яклау көнендә оештырыла.
-Әлеге спартакиаданың әһәмияте бик зур. Сабыйлар башлангыч чыныгуны нәкъ менә балалар бакчаларында ала бит. Бүгенге көндә аларга спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган,- диде район мәгариф бүлеге методисты Гөлгенә Нәгыймова.
"Юниорлар, алга!" 10нчы район спартакиадасының финалында шәһәрдәге һәм "Мамадыш совхозы" бистәсендәге мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләреннән командалар катнаша. 10 команда составында 150 артык бала 6 спорт төре буенча ярышты. Алар скакалкада сикерделәр, кәрҗингә ату, урыннан ераклыкка сикерү, 30 метр арага йөгерү, шашка, эстафета төрләре буенча көч сынаштылар.
29нчы май көнне шушындый ук спартакиада авыллардагы балалар бакчалары арасында үткәрелгән иде. Ул Түбән Ушмадагы "Дуслык" спорткомплексы базасында узды. Җиңүче исемен мәйдан хуҗалары яуласы, икенче-өченче урыннарны Көек-Ерыкса һәм Дусай авылы коллективлары бүлешкән.
Ә шәһәр бакчалары арасында нәтиҗәләр берничә минуттан билгеле булачак. Спартакиаданың тантаналы ябылышы 13:00 сәгатькә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев