Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза

26нчы сентябрьдән 30нчы сентябрьгә кадәр республика күләмендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелә. Аны 6нчы халыкара "Тормыш куркынычсызлыгы бәрабәренә юллардагы куркынычсызлык" темасына багышлап уздыралар. Атналыкның төп темасы җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын арттыру, халык, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү. Ул 2011-2020 елларга юл иминлеге нигезләре ун...

26нчы сентябрьдән 30нчы сентябрьгә кадәр республика күләмендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелә. Аны 6нчы халыкара "Тормыш куркынычсызлыгы бәрабәренә юллардагы куркынычсызлык" темасына багышлап уздыралар.
Атналыкның төп темасы җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын арттыру, халык, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү.
Ул 2011-2020 елларга юл иминлеге нигезләре ун елга ясалган программасы нигезендә уздырыла. Аның төп документы булып Балалар декларациясе тора.
Әлеге атналык юлларда балалар катнашында килеп туган аварияләр проблемасы белән таныштыруга нигезләнгән. Шулай ук балалар катнашында велосипедларда, скутер һәм мотоциклларда йөргәндә җәяүлеләр һәм транспортта йөрүчеләр үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында, - дип белдерәләр ЮХИДИ бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев