Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта ЮХИДИ инспекторлары саны артты

Район ЮХИДИ инспекторлары сафы ишәйде. Моңа кадәр шәһәр буенча юл сагында алты гына кеше эшләсә, хәзер аларның саны унга тигез. Трасса взводында хезмәт куйган Радик Акмалов, Илсур Мөбәрәкшин, Илфар Ягудин һәм Алмаз Мөхәммәтҗанов та хәзер шәһәр юлларындагы иминлекне кайгыртачаклар. Район ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рафаэль Мөбәрәкшин сүзләренчә, трассаның 933...

Район ЮХИДИ инспекторлары сафы ишәйде. Моңа кадәр шәһәр буенча юл сагында алты гына кеше эшләсә, хәзер аларның саны унга тигез. Трасса взводында хезмәт куйган Радик Акмалов, Илсур Мөбәрәкшин, Илфар Ягудин һәм Алмаз Мөхәммәтҗанов та хәзер шәһәр юлларындагы иминлекне кайгыртачаклар.
Район ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рафаэль Мөбәрәкшин сүзләренчә, трассаның 933 чакырымыннан алып автокалага кадәр булган арасы Яр Чаллы шәһәре юл-патруль хезмәтенең беренче ротасы карамагында булачак. Ә М-7 юлының Мамадыш районы территориясендә эшләгән инспекторлар шәһәр урамнарында кизү торачаклар. "Моннан 5 ел элек трассада 41, шәһәрдә 30 инспектор иде. Кадрларны кыскартудан соң, бөтен эш 4-5 хезмәткәргә йөкләнде. Коллективның тулылануына сөенеп бетә алмыйбыз. Тулы состав белән эшләве күпкә җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк",-ди районыбызның баш инспекторы.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев