Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта яшь теннис осталары очрашты

Район мәдәният йортының спорт залында көн буена кызу ярыш барды - биредә өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды. Ярыш 1998-2003нче елларда туган, шулай ук 2004нче елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе кубогына оештырыла. Бәйгене Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан үткәрделәр. Ярышларда районыбызның шәһәр...

Район мәдәният йортының спорт залында көн буена кызу ярыш барды - биредә өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды. Ярыш 1998-2003нче елларда туган, шулай ук 2004нче елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе кубогына оештырыла. Бәйгене Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан үткәрделәр.

Ярышларда районыбызның шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән командалар, ягъни алтмышлап укучы катнашты.

-Бәйгенең төп максаты- ул әлбәттә, төбәгебездә спортның әлеге төрен популярлаштыру. Икенче максатыбыз- укучыларның өстәл теннисы буенча осталыкларын арттыру, камилләштерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Җиңүчеләрдән районның җыелма командасы төзелә,- диде беренчелекнең баш сәркатибе Андрей Шебухов.

Ярышларны ачуда катнашкан баш хөкемдар Игорь Пупышев әйтүенчә дә, төбәгебездә өстәл теннисы популярлаша бара. Мамадышта теннис буенча уку-тренировка җыеннары үткәрү өчен шартлар яхшы, иң мөһиме- шөгыльлән генә. Ә инде менә мондый ярышларда катнашып, уенчылар тәҗрибә туплый һәм үз көчләренә ышанычларын арттыра алалар.

Ярышлар берьюлы берничә өстәл артында башланып китте. Мондый ярышларда укучылар осталыкларын үстерәләр, башка спортчылар белән тәҗрибә дә уртаклашалар.

-Өстәл теннисы - популяр спорт уены. Шуңа да мин әлеге төр белән шөгыльләнәм. Вакыт булган саен спорт залында инде без. Кайчагында атнаның 6 көнендә дә уйныйбыз. Даими шөгыльләнмәсәң, уңышка ирешүе бик кыен була,- дип сөйләде 2нче санлы лицей укучысы Илгиз Газизов.

Ул 1998-2003нче елда туган үсмерләр төркемендә 3нче урынны яулады. 1нче мәктәптән Эдуард Әгълиуллин белән шулай ук 2нче лицейдан Евгений Семенов 1-2нче баскычта.

Бу яшьтәге кызлар арасында коррекцияләү торак-мәктәбеннән Алсу Мөбарәкшина җиңү яулады. 2-3нче урыннарда 4нче мәктәптән Гүзәл Хәмидуллина белән 2нче лицейдан Алисә Хәмидуллина.

2004нче елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында 4нче мәктәп укучысы Әскәр Нурмөхәммәтов белән 1нче мәктәптән Эльмира Сәләхетдиновага тиңнәр булмады. Коррекцияләү торак-мәктәбеннән Максим Сычков һәм Җәнлек совхозыннан Олеся Козицена икенче, ә 1нче мәктәптән Рөстәм Сафин белән коррекцияләү торак-мәктәбеннән Альбина Потеряхина 3нче урыннарда.

Гомумкоманда беренчелеген икенче санлы лицей һәм 1нче мәктәп командалары отты.

Оештыручылар әйтүенчә, район беренчелеген үткәрергә иганәчеләр- Саклык банкы идарәчесе Ленар Һадиуллин белән Энергоцентр җитәкчесе Илнар Габитов зур ярдәм күрсәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев