Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта яшь инспекторларны бүләкләделәр

"Куркынычсыз тәгәрмәч"нең бүләкләре кайтты. Бу атнада шул исемдәге бәйгенең район турында җиңү яулаган командаларны тәбрикләделәр. Конкурс ТР-ның ЮХИДИ идарәсе тарафыннан оештырыла. Ел саен республика күләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" дип исемләнгән бәйге үткәрелә. ДАИ инициативасы белән уздырылучы чарада урта мәктәпләр базасында эшләүче юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары командалары катнашалар. Шушы көннәрдә әлеге конкурсның...

"Куркынычсыз тәгәрмәч"нең бүләкләре кайтты. Бу атнада шул исемдәге бәйгенең район турында җиңү яулаган командаларны тәбрикләделәр. Конкурс ТР-ның ЮХИДИ идарәсе тарафыннан оештырыла.

Ел саен республика күләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" дип исемләнгән бәйге үткәрелә. ДАИ инициативасы белән уздырылучы чарада урта мәктәпләр базасында эшләүче юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары командалары катнашалар. Шушы көннәрдә әлеге конкурсның район этабында җиңүче булган 4нче санлы мәктәп укучылары бүләкләнде. Аларны тәбрикләргә Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды филиалы җитәкчесе Лилия Никифорова килделәр. Команда вәкилләренә һәм аларны ярышка әзерләгән мөгаллимнәре Илнур Хәнәфиевка мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырдылар.

-Безнең өчен куанычлы вакыйга бу. Мондый зур бүләкләр көтмәгән дә идек. Җиңүгә килгәндә, бу безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Команда бердәм булганда гына уңышка ирешергә мөмкин,- ди 5нче сыйныф укучысы Дарина Мартынова.

Шушындый ук тантаналы чара "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесенең район турында икенче урынны яулаган 3нче санлы мәктәп һәм 3нче урынны яулаган Көек-Ерыкса белем бирү учреждениясе базаларында да узды.

ЮХИДИ вәкилләре бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң, юл куркынычсызлыгы темасы буенча чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев