Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта яңа тамаша – «SunnyФЕСТ»

Татарстанның үз «Дакар»ы барлыкка киләчәк! Тик ул Африка яки Көньяк Америка чүлләрендә түгел, ә Мамадыш районында узачак. Катнашу өчен исә «КАМАЗ» машиналары түгел, ә үзеңә ясаган чана кирәк. «Sunnyfest» дип аталган чаналар фестивале оештыручылары кунакларга тагын күп кенә күңелле сюрпризлар әзерли. 28 гыйнварда Мамадыш районының «Бауман урамы» булып саналган Муса...

Татарстанның үз «Дакар»ы барлыкка киләчәк! Тик ул Африка яки Көньяк Америка чүлләрендә түгел, ә Мамадыш районында узачак. Катнашу өчен исә «КАМАЗ» машиналары түгел, ә үзеңә ясаган чана кирәк. «Sunnyfest» дип аталган чаналар фестивале оештыручылары кунакларга тагын күп кенә күңелле сюрпризлар әзерли.


28 гыйнварда Мамадыш районының «Бауман урамы» булып саналган Муса Җәлил урамында узачак чаналар фестивалендә төп шарт бер генә: ул да булса - креатив чана ясау. Командада икедән алып биш кеше катнашырга мөмкин. Җитмәсә, катнашучыларның киемнәре дә чана стиленә туры килергә тиеш икән. Әгәр чаначыларның «транспорты» пират корабле стилендә икән, үзләренә дә пиратка «әверелүләре» шарт. Таудан шуып төшәр алдыннан, катнашучылар иҗади номер да күрсәтергә тиеш әле.


ФЕСТИВАЛЬ ӨЧЕН МАХСУС ТАУ ЯСЫЙЛАР


- Мондый чаралар Россиядә бер-ике тапкыр үтте инде. Татарстанда да чаналар фестивале үткәрергә теләп, «SunnyФЕСТ» дигән чара уздырырга булдык. Аның ел саен бер урында үткәрелүен һәм традициягә кереп китүен телибез, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә «Аграр яшьләр берләшмәсе»нең Мамадыш муниипаль районы бүлеге җитәкчесе, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы урынбасары Айнур Әгъләмов.



Хәтерләсәгез, 2016 елның июнь аенда Питрәчтә «Скорлупино» дип аталган йомырка фестивале булып узды. «SunnyФЕСТ» дигән фестивальнең дә ул чара белән максатлары охшаш: авыл туризмын үстерү. Җәй айлары белән чагыштырганда, кышын туристларны җәлеп итү авыргарак туры килә. Шул ук вакытта районнарда яшьләрнең ялын оештыру да әлеге чара максатларының берсе булып тора.

Чана фестивале уңаеннан, Мамадыш шәһәренә агач-металл конструкциядән тау дә ясыйлар. Аның өстен боз белән капламакчылар.


ПРЕДПРИЯТИЕЛӘР КАТНАШЫРГА ТЕЛӘМИ


Үзләренең креатив чаналары белән конкурста катнашырга теләгән кешеләр гаризаларын 21 гыйнварга кадәр җибәрә ала. Җиңүчеләргә саллы гына бүләкләр тапшырачаклар. Дипломнан кала, җиңүче командага 7 мең сум күләмендә сертификат бирелә. Иң лаеклыларны Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, республиканың туризм буенча дәүләт комитеты, Аграр яшьләр берләшмәсе вәкилләре һәм Мамадыш муниципаль районы вәкилләре бәя бирәчәк.

Әлегә Питрәч, Алабуга, Чистай, Мамадыш районнары командаларыннан гына фестивальдә катнашу турында хәбәр килеп ирешкән. Гомумән алганда, чарада 10-15 команда булыр, дип көтәләр. Ә фестиваль 2 меңгә якын кешене җәлеп итәр, дип ниятлиләр.

Шунысы да бар: гади катнашучылардан аермалы буларак, Татарстанның азык-төлек сәнәгате тармагында эшләүчеләр өчен әлеге фестивальдә аерым номинация дә бар. Тик, ни кызганыч, әлегә республиканың азык-төлек предприятиеләре генә биредә катнашырга ашкынып тормый. «Бу тармакны сайлап алуыбыз да юкка түгел, чөнки Татарстанда азык-төлек комплексы уңышлы гына эшләп килә, алар һәрвакыт үсештә. Әмма фестивальгә аларны җәлеп итүе авыррак. Миңа калса, алар әле бу чараның асылын аңлап бетерми», - ди Айнур. Предприятиегә бүләкләр тагын да саллырак: 1 урынга - 30 мең сум, икенчегә - 20 мең, өченчегә 10 мең сум.


«ПОШАЛЫМ ЧАНАЛАРЫ»НА ТИҢЛӘШЕРМЕ?


Айнур Әгъләмов Россиядә дә мондый чаралар бар дисә дә, Татарстанда республиканың халык артисты Рөстәм Закиров тарафыннан уздырыла торган «Пошалым чаналары» дигән конкурс турында онытып җибәрде, ахрысы.

Рөстәм абый үзе исә Мамадышта мондый фестиваль уздыруны бик әйбәт күренеш, дип саный. «Хәленнән килгән кеше машина чаптыра, башкалары - ат. Кешеләрне чана ясату шөгыленә җәлеп итү бик яхшы», - ди җырчы.

«Пошалым чаналары» бәйгесе 2004 елда, Рөстәм Закировның нәкъ шушы исемдәге җыры чыккач үткәрелә башлый. Башта ул Өч Пошалым авыллары арасында гына уздырыла. Соңрак инде район күләмендә үткәрелә башлый. Быел Урта Пошалым авылында башланып китәчәк бәйге Казанда тәмамлана.

«SunnyФЕСТ»тан аермалы буларак, «Пошалым чаналары»ның төп максаты - үзешчән сәнгатьне үстерү, 1970-2000 елларда иҗат ителгән татар композиторлары җырларын халыкка таныту. Быел да җырчы конкурс дипломанты, лауреатлары, кунакларына бүләк итү өчен 50 чана сатып алган.



«Яхшы чана нинди булырга тиеш?» дигән сорауга Рөстәм Закиров болай дип җавап бирде:

- Чана яхшы булсын өчен, аның табаны имәннән ясалырга тиеш. Һәрбер эшнең үз остасы була. Шуңа да бу эштә мин Урта Пошалым авылында яшәүче Рәдиф Нигъмәтҗановка мөрәҗәгать итәм. Ул әлеге эшкә бар җан җылысын биреп эшли.

Татарстанда «Пошалым чаналары» дигән бәйге турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Мамадыш шәһәрендә узачак «SunnyФЕСТ» фестивале озын гомерле булырмы икән соң? Монысын инде вакыт күрсәтер.

«SunnyФЕСТ» фестиваленең проекты 2016 елның сентябрендә республика күләмендә үткәрелгән. «Авыл җирлегендә социаль проектлаштыру» конкурсында грант откан. Шулай ук Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты уздырылган «Путешествия к истокам» бәйгесенең «Иң яхшы вакыйгалы туризм» номинацияcендә беренче урынны алган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X