Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта яңа елның беренче сабые дөньяга килде

Мамадыш балалар тудыру йортына декабрь аеның соңгы көннәрендә 10 нан артык хатын-кыз килә. Яңа ел төне тыныч уза. 2017нче елның тәүге сабые туу турындагы шатлыклы хәбәр медицина үзәгеннән бүген килеп иреште. Төнге 1 тулып 5 минутта икенче тапкыр әни булган Альбина Мостафина яңа туган сабыен куенына ала. Айзат белән Альбинаның...

Мамадыш балалар тудыру йортына декабрь аеның соңгы көннәрендә 10 нан артык хатын-кыз килә. Яңа ел төне тыныч уза. 2017нче елның тәүге сабые туу турындагы шатлыклы хәбәр медицина үзәгеннән бүген килеп иреште.

Төнге 1 тулып 5 минутта икенче тапкыр әни булган Альбина Мостафина яңа туган сабыен куенына ала. Айзат белән Альбинаның беренче балалары да 2014нче елның 3 июнендә туган булган, кызлары да 3се көнне дөньяга килде. Кыз баланың авырлыгы 2700 грамм, буе-50 сантиметр. Сабыйга Язилә дип исем кушарга ниятлиләр.
Балага дөньяга килергә ярдәм иткән акушер-гинеког Гүзәл Аббазова сүзләренчә, баланың да, әнисенең дә хәле яхшы дип бәяләнә. Әмма табибның күңелен бер мәсьәлә борчый. 2015нче елда балалар тудыру йортында 280 бала дөньяга аваз салса, 2016нчы елда аларның саны 215 кә (120 кыз, 95 малай) калган. Белгеч моны районда бала тудырырга сәләтле булган, 17-45 яшькә кадәрге хатын-кызларның аз булуы белән аңлата. Күбесе районда теркәлгән булса да чит төбәкләрдә яши, гаилә кора, ди ул. Динамика уңай якка үзгәрмәсә, 2020нче елга авыр хәлдә калуыбыз бар, дип искәртә Гүзәл Марсельевна. Әмма яңа елны яман уйлар белән каршы алырга ярамый. 2017 нче елда районда демографик вәзгыять яхшырыр дип өметләнәсе килә.

Айгөл Әхмәтшина

Фото: http://shahrichalli.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев