Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта ветераннар өчен чыршы бәйрәме үтте

Чыршы бәйрәмен өлкәннәр дә көтеп ала, ул алар өчен дә күңелле. Бүген пенсия яшендәге мамадышлыларны да күңел ачарга чакырдылар. Бүген район мәдәният йорты фойесында төбәгебезнең сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби бәрелешләрдә катнашучылар бәйрәм итте. Өлкән буын өчен чыршы бәйрәме күңел ачу гына түгел, ә очрашу, аралашу да булып...

Чыршы бәйрәмен өлкәннәр дә көтеп ала, ул алар өчен дә күңелле. Бүген пенсия яшендәге мамадышлыларны да күңел ачарга чакырдылар.
Бүген район мәдәният йорты фойесында төбәгебезнең сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби бәрелешләрдә катнашучылар бәйрәм итте. Өлкән буын өчен чыршы бәйрәме күңел ачу гына түгел, ә очрашу, аралашу да булып тора.
-Чыршы бәйрәменә күтәренке кәеф белән килдем. Мондый чараларны көтеп алам, үзем дә актив катнашам. 20 елдан артык ветераннар хорында чыгыш ясадым,- дип сөйләде бәйрәмгә килгән Вера Автономова.
Залдагыларның күбесе әле хәзер дә актив тормыш рәвеше алып баралар, төбәгебез үсешенә өлеш кертәләр. Моны үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов та ассызыклады.
Иске елны озату, яңасын каршы алу чарасына йөзләгән райондашыбыз килгән иде. Аларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин исеменнән, аның ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов та тәбрикләде.
Бүгенге көндә районыбызның авыл җирлекләрендә, эре оешма-предприятиеләрендә 40 артык беренчел ветераннар советлары эшләп килә. Шуларның 14-е шәһәребездә. Алар белән тыгыз элемтә булдырылган.
Кунакларны Кыш бабай һәм Кар кызы, киләсе ел символы әтәч тәбрикләде, өлкәннәр хөрмәтенә сәнгать коллективлары, ялгыз башкаручылар чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев