Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта урып-җыю кампаниясенә керешәчәкләр

Бүгенге көндә районыбызда урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре алып барыла. Аларга якынча 20нче июльдә старт бирелергә тиеш.Шул максаттан комбайннарның төзеклелеген карап бетерергә дә өлгергәннәр. Моңа кадәр дә төбәгебез басу-кырларында эш тынмады. 20 мең гектарга корткычларга, 37 мең гектарга төрле авыруларга каршы агу сибелгән. Әлеге эшләр нәтиҗәсе буенча "Продпрограмма", "Тәкәнеш", "Нократ" һәм...

Бүгенге көндә районыбызда урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре алып барыла.

Аларга якынча 20нче июльдә старт бирелергә тиеш.Шул максаттан комбайннарның төзеклелеген карап бетерергә дә өлгергәннәр.
Моңа кадәр дә төбәгебез басу-кырларында эш тынмады. 20 мең гектарга корткычларга, 37 мең гектарга төрле авыруларга каршы агу сибелгән. Әлеге эшләр нәтиҗәсе буенча "Продпрограмма", "Тәкәнеш", "Нократ" һәм "Продкорпорация» оешмалары алдынгылар рәтендә.


- Өч көнгә бер тапкыр басудагы арышларның дымлылыгын үлчәп торабыз. Әлеге күрсәткеч 17-18%тан артса, уңыш җыярга вакыт дигән сүз. Агымдагы елда бер гектарга 20-22 центнер уңыш җыеп алырбыз дип планлаштырабыз, - диде Мамадыш районы азык-төлек идарәсе җитештерү һәм маркетинг буенча консультанты Наил Низамов.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев