Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта участок уполномоченные яңа йортлы булды

Мамадышта бүген полиция участок уполномоченные өчен төзелгән тагын бер терәк пункты белән берләштерелгән йорт тантаналы төстә ачылды. Бар уңайлыклары тудырылган әлеге йортта 400 хуҗалыктан торган "Төньяк" микрорайонына хезмәт күрсәтүче Андрей Васильев хәләл җефете Светлана белән яшәячәк һәм эшләячәк. Күптән түгел, 2015нче елның маенда, гаилә корган участковый өчен бу шатлыклы вакыйга,...

Мамадышта бүген полиция участок уполномоченные өчен төзелгән тагын бер терәк пункты белән берләштерелгән йорт тантаналы төстә ачылды. Бар уңайлыклары тудырылган әлеге йортта 400 хуҗалыктан торган "Төньяк" микрорайонына хезмәт күрсәтүче Андрей Васильев хәләл җефете Светлана белән яшәячәк һәм эшләячәк. Күптән түгел, 2015нче елның маенда, гаилә корган участковый өчен бу шатлыклы вакыйга, чөнки моңа кадәр парларга фатир" снимать" итеп яшәргә туры килгән. Ә хәзер аларның үз өйләре, үз түрләре. Андрей 2012нче елдан участковый булып хезмәт итә.

Полиция терәк пункты белән берләштерелгән йортны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары Марат Айдаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттәхов һәм полиция бүлеге башлыгы Айрат Баһауов, микрорайон халкы катнашты.


- Участок вәкаләтлеләренә йорт салу программасы республикада 2012нче елдан эшләп килә. Әлеге вакыт аралыгында барлыгы 186 административ- торак комплексы сафка бастырылды. Мамадыш районы бу юнәлештә лидерлар рәтендә. Сез халык иминлегенә сүз чынлыгы өчен генә түгел, җитди карыйсыз. Андрей Васильевка биредә җинаятьләрне ачу өстендә түгел, ә профилактика буенча гына эшләргә туры килсен,- дип теләде Марат Ильдарович һәм тантаналы төстә участковыйга яңа "Нива" машинасыннан ачкыч тапшырды.

- Республикада социаль юнәлештәге программа нигезендә бүген участок уполномоченныйлары өчен бер-бер артлы йортлар ачабыз. Участковыйлар эшен тагын да камилләштерү максатында шундый программалар булдырганы өчен Хөкүмәтебезгә, Эчке эшләр министрлыгына, шулай ук, төзүчеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге участок шактый зур, халык белән уртак тел табып, уңышлы эшләргә язсын, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе. Алга таба Андрей Васильевны йорт ачкычы белән бүләкләде.

Шулай ук, хөрмәтле кунаклар участковый гаиләсен яңа холодильник һәм телевизор белән сөендерделәр.

Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында участковыйлар өчен безнең районда шундый җиде йорт төзелде. Якын арада Мамадыш совхозында һәм Соколкада янә ике участок вәкиле өчен йорт ачылышы көтелә.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев