Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта туучылар саны кимегән

Быелның тугыз аенда Мамадышта 313 сабый дөньяга аваз салган. Шуларның 231 районыбыз бала тудыру йортында теркәлгән. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, туучылар саны шактый ким. Бу турыда ЗАГС бүлеге мәгълүматларына нигезләнеп, үзәк хастаханә баш табибы Дамир Хаҗиев хәбәр итте. Хисап чорында 485 мамадышлы якты дөнья белән саубуллашкан. Туучылар белән...

Быелның тугыз аенда Мамадышта 313 сабый дөньяга аваз салган. Шуларның 231 районыбыз бала тудыру йортында теркәлгән.

Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, туучылар саны шактый ким. Бу турыда ЗАГС бүлеге мәгълүматларына нигезләнеп, үзәк хастаханә баш табибы Дамир Хаҗиев хәбәр итте. Хисап чорында 485 мамадышлы якты дөнья белән саубуллашкан. Туучылар белән аерма "минус" 172!

Кешеләр үлеменә китергән сәбәпләр арасында беренче урында йөрәк-кан системасы авырулары тора. Ә менә тышкы факторлар сәбәбендә вакытыннан алда вафат булучыларның 60% үз-үзләренә кул салучылар икән. "Суицид очракларының артып китүе уйланырга этәргеч бирә. Рухи-әхлакый тәрбияне көчәйтергә кирәк",- ди баш табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев