Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта традицион футбол турниры тәмамланды

Иван Иванов истәлегенә багышланган футбол турниры ике көн буе дәвам итте. Әлеге легендар шәхеснең арабыздан киткәненә дә 4 ел вакыт узган. Якты дөнья белән саубуллашканда аңа нибары 56 яшь иде. Район башлыгы Анатолий Иванов абыйсы хакында: "Ул үзен яраткан эшенә багышлады",- дип искә алды. Иван Петрович Иванов район кулланучылар җәмгыяте...

Иван Иванов истәлегенә багышланган футбол турниры ике көн буе дәвам итте. Әлеге легендар шәхеснең арабыздан киткәненә дә 4 ел вакыт узган. Якты дөнья белән саубуллашканда аңа нибары 56 яшь иде. Район башлыгы Анатолий Иванов абыйсы хакында: "Ул үзен яраткан эшенә багышлады",- дип искә алды.

Иван Петрович Иванов район кулланучылар җәмгыяте белән 10 ел җитәкчелек итте. Бу дәвердә коллектив республика гына түгел, ә ил күләмендә алдынгы урыннарны яулады, оешманың абруе үсте. Җитештерү, сату тармаклары тулысынча яңарды, сәүдә нокталары төзелде, ремонтланды. Әлеге шәхесне искә алуга багышланган турнирны ачу тантанасында Иван Ивановның тормыш юлына да тукталдылар. Ул 1956нчы елның 3 июлендә, Җөри авылында, мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә. Әтиләре дөньядан иртә киткән. Шуңа да 5 кечкенә баланы тәрбияләү, йорттагы мәшәкатьләр күбесенчә абыйлары Иван җилкәсенә төшкән.

Турнир башланыр алдыннан Иван Ивановны 1 минут тынлык белән искә алдылар.

"Ул гаиләбезнең үзәге иде. Барыбыз да аңардан үрнәк алдык. Мәктәптә дә тырышып укыды",- дип искә алды район башлыгы Анатолий Иванов. Иван Петрович югары икътисадый белем ала, ЭЭМ тармагында, Донецк шахталарында эшли. Хезмәттәге уңышлары бәрабәренә югары дәрәҗәләргә ирешә.

Турнирны ачу тантанасында Иван Петровичның якыннары, хезмәттәшләре дә чыгыш ясады, спортчыларга уңышлар теләделәр.

2 көнгә сузылган турнирда быел 12 команда катнашты. Төп кубок өчен район кулланучылар җәмгыяте, "Инвест-төзү", район Советы һәм башкарма комитеты, "Дружба" спорт комплексы, "Олимп-2001", "Мамадыш электр челтәре", "Татавтодор" филиалы, "Никомол", "Строй-Сити", мәгариф бүлеге, "Кама урман хуҗалыгы" һәм Олыяз спортчылары бил алышты.

Бүген бәйгеләргә нокта куйдылар. Турнирда җиңүче исемен быел райпо командасы яулады. Алар финалда "Татавтодор" футболчыларыннан 5:1 исәбе белән өстен чыктылар. 3нче баскычта "Мамадыш электр челтәре" спортчылары.

Җиңүче һәм призлы урыннарны алучыларга район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов белән райпо рәисе Мансур Фәхриев күчмә кубок, медальләр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.

Биредә турнирның иң яхшы уенчылары да хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев