Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта тиз күрәләр

Иваново өлкәсендә ничектер, әмма Мамадыш хокук сакчылары шәһәребезне төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен үзләренең ныклы контрольләрендә тоталар. Элекке шәһәрдәшләребез Ивановодан берничә көнгә әти-әниләренә кунакка кайтып та, урамда машина юган өчен үзләренә беркетмә тутырырлар, дип уйлап та карамаганнардыр. Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең чираттагы утырышында аларга 2000 сум күләмендә штраф билгеләнде. Барысы...

Иваново өлкәсендә ничектер, әмма Мамадыш хокук сакчылары шәһәребезне төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен үзләренең ныклы контрольләрендә тоталар.

Элекке шәһәрдәшләребез Ивановодан берничә көнгә әти-әниләренә кунакка кайтып та, урамда машина юган өчен үзләренә беркетмә тутырырлар, дип уйлап та карамаганнардыр. Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең чираттагы утырышында аларга 2000 сум күләмендә штраф билгеләнде. Барысы 15 беркетмә каралды әлеге утырышта. Һаман халык капка төбенә төзелеш материаллары алып кайтып бушата, аларны вакытлыча урамда саклап тору өчен авыл һәм шәһәр җирлекләреннән язмача рөхсәт алмый. Нәтиҗәдә, 3000 сумлык ком, 2000 сум штраф та түләп, 5000 сумга төшә. Бу юлы да, бакчасындагы кирәкмәс агач һәм куакларын кисеп, каты көнкүреш калдыклары урнасы янына чыгарып өйгән шәһәрдәшебезгә тутырылган беркетмә каралды һәм административ чара күрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев