Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта тимераякта фигуралы шуу буенча ачык беренчелек уза

18-19нчы март көннәрендә шәһәребезнең "Олимп" боз сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча ачык беренчелек үтә. Анда Мамадыш спортчыларыннан тыш, Казан, Минзәлә, Кукмара, Яр Чаллы, Зәй, Баулы, Питрәч, Биек Тау, Ижевск, Димитроград, Туймазы командалары катнаша. Тимераякларда фигуралы шуу ярышлары "Олимп" боз сараена республика шәһәр һәм районнарыннан, күрше өлкәләрдән барлыгы 135 спортчыны җыйды....

18-19нчы март көннәрендә шәһәребезнең "Олимп" боз сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча ачык беренчелек үтә. Анда Мамадыш спортчыларыннан тыш, Казан, Минзәлә, Кукмара, Яр Чаллы, Зәй, Баулы, Питрәч, Биек Тау, Ижевск, Димитроград, Туймазы командалары катнаша.
Тимераякларда фигуралы шуу ярышлары "Олимп" боз сараена республика шәһәр һәм районнарыннан, күрше өлкәләрдән барлыгы 135 спортчыны җыйды.
Бәйге Мамадыш муниципаль районы башлыгы ярдәмендә хоккей һәм фигуралы шуу буенча спорт мәктәбе призына үткәрелә. Соңгы елларда традиция буенча даими оештырылган әлеге чарада районыбыз данын 35 бала яклады.
Малайлар һәм кызлар 23 төркемгә бүленеп ярыша.
Яшь спортчыларыбызның боз өстендәге чыгышларын әлеге бәйгеләрне оештыруда ярдәм иткән муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов үзе дә тамаша кылды.
Беренчелек иртәгә дә дәвам итәчәк. "Олимп" боз сараена рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев