Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта Татарстанның ҮСК укулар оештырды

2016 елның 18 сентябрендәге Бердәм тавыш бирү көне алдыннан участок сайлау комиссияләрен катнаш сайлаулар шартларында эшләү өчен актив әзерләү һәм укыту бара. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Рәис урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методик бүлек мөдире Фәридә Таҗиева Мамадыш районы участок сайлау комиссияләренең 300дән артык әгъзасы өчен мәдәният...

2016 елның 18 сентябрендәге Бердәм тавыш бирү көне алдыннан участок сайлау комиссияләрен катнаш сайлаулар шартларында эшләү өчен актив әзерләү һәм укыту бара.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Рәис урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методик бүлек мөдире Фәридә Таҗиева Мамадыш районы участок сайлау комиссияләренең 300дән артык әгъзасы өчен мәдәният йортында дәрес үткәрделәр.

Укулар башланыр алдыннан район башлыгы Анатолий Иванов чыгыш ясап, залдагыларга уңышлар теләде һәм быелгы сайлау кампаниясенең дә сыйфатлы узачагына ышанычын белдерде.

Татарстан ҮСК оештырган укулар территориаль сайлау комиссияләре, республиканың муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә үткәрелә.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләренең чыгышлары участок сайлау комиссиясенең тавыш бирү көнендә һәм аннан алдагы көндәге эшен оештыру буенча төп бурычларга, шулай ук сайлау законнарындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләләргә, башка урында тавыш бирү таныклыклары белән эшне оештыру, катнаш сайлаулар чорында тавыш бирү үзенчәлекләренә, сайлау алды агитациясенә һәм сайлау процессының башка мәсьәләләренә багышланды.

Семинар ахырында анда катнашучылар барлык сорауларына тулы җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев