Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта Татарстан халыклары Ассамблеясенең күчмә утырышы узды

Мамадышка Халыклар дуслыгы йорты кирәк, ә республикада югары белем алып чыккан студентлар алга таба да вакытлыча Татарстанда яши алачак. Бу һәм башка мәсьәләләр хакында бүген, шәһәребездә үткән Татарстан халыклары Ассамблеясының күчмә утырышында сөйләштеләр. Эшлекле чара Ассамблея рәисе - республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә үтә. Анда татар, рус, удмурт, керәшен,...

Мамадышка Халыклар дуслыгы йорты кирәк, ә республикада югары белем алып чыккан студентлар алга таба да вакытлыча Татарстанда яши алачак. Бу һәм башка мәсьәләләр хакында бүген, шәһәребездә үткән Татарстан халыклары Ассамблеясының күчмә утырышында сөйләштеләр. Эшлекле чара Ассамблея рәисе - республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә үтә. Анда татар, рус, удмурт, керәшен, мари һәм башка милләт вәкилләре катнашып, башкарылган эшләрне анализладылар, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Бүген Мамадышта Татарстан халыклары Ассамблеясенең күчмә утырышы узды. Анда катнашырга дип төбәгебезгә республиканың төрле почмакларыннан милли мәдәни автомияләрнең җитәкчеләре, аларның яшь лидерлары, районнарның башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары- барлыгы 140лап кеше килгән иде. Кунаклар иң элек 3 төркемгә бүленеп 3нче санлы мәктәп, политехник көллият, "Яшьлек" скверында, "Әкият" һәм "Бәләкәч" балалар бакчаларында булдылар.
"Бәләкәч" учреждениясе кунакларга "2016нчы елның иң яхшы билингваль балалар бакчасы" буларак тәкъдим ителде. Педагоглар эш алымнары, заманча тәрбия чаралары хакында сөйләделәр.
Татарстан Халыклары Ассамблеясе Советының күчмә утырышы район мәдәният йорты базасында дәвам итте. Кунаклар өчен үзәк мәйданда фольклор коллективлары чыгыш ясады, җырлар, биюләр башкардылар. Ә бинаның фойесында бай эчтәлектәге күргәзмә әзерләнгән иде.
Утырышның пленар өлешенә кадәр кунаклар Ассамблея рәисе - республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин белән берлектә әнә шул күргәзмәне карадылар. Биредә кул эшләнмәләре, милли бизәкләр белән чигелгән сөлгеләр, өй эче күренешләре урын алган иде.
Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Милләтләре ассамблеясының күчмә утырышлар форматы үзен яхшы яктан күрсәтүен билгеләп үтте. Аларның максаты - районнарның ТР Дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру буенча башкарган эшләрен һәм тәҗрибәсен күрсәтү.
Утырыш барышында Мамадыш районының ТР-да Дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру буенча эше турында район башлыгы Анатолий Иванов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, муниципалитетта, төрле милләт вәкилләре үзара дус-тату яшиләр.
-Районда милли бәйрәмнәр, концертлар һәм башка мәдәни чаралар үткәрелә. Фольклор фестивальләр оештырабыз, мәктәпләрдә тормыш дәресләре фәне укытыла. 3нче санлы мәктәп базасында милли үзәк ачылды. Язучыларның "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе уңышлы гына эшли, республиканың этнолагерын быел үзебездә кабул иттек,- диде район башлыгы.
Анатолий Иванов шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинга Красная Горка авылы мәдәният йорты базасында Халыклар дуслыгы йорты булдыру тәкъдиме белән дә мөрәҗәгать итте.
Эшлекле чарада республикада хакимиятнең җирле милли-мәдәни берләшмәләр белән эшчәнлеге, Халыклар дуслыгы йортлары тәҗрибәләре, ТР районнарында миграцион вәзгыять турында мәгълүматлар, яшьләр арасында этносоциологик сораштыру нәтиҗәләре хакында сөйләштеләр.
-Мин күп кенә илләрдә булдым, әмма Россия, Татарстан миңа аеруча якын. Монда кешене аермыйлар. Барысы да дус. Барлык бәйрәмнәрне бергә бәйрәм итәләр. безгә монда бик рәхәт,- ди Әфганстаннан килгән, бүгенге көндә КХТИның 1нче курсында укучы Хаз Барази.
-Казан һәм Татарстан минем икенче өем, Ватаным кебек. Бик яратам бу республиканы. Дусларым һәм танышларым да бик яхшылар. Үз өемдә, үз гаиләмдә кебек мин. Утырышта миграцион сәясәт буенча күпләрне борчыган сорауны бирдем һәм уңай җавап ишеттем,- ди Африка студентларының Казандагы берләшмәсе җитәкчесе, Конгодан килгән Оливер Мукенди.
Ул КАИның 1нче курсында белем ала. Ә утырышта Оливер: "Югары уку йортын тәмамлагач, Татарстанда калырга буламы? Миграцион кануннар моны рөхсәт итәме?"- дип сорады. Аңа бездә югары белем алган студентларга алга таба да вакытлыча яшәргә рөхсәт бирелә, дип җавапладылар.
Утырышны тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан горурланган дуслык һәм тынычлык бер мизгелдә генә ирешелмәгән, ә гасырлар буе тупланган, дип билгеләп үтте. Замандашларның һәм киләчәк буыннарның бурычы - әлеге байлыкны саклап калу.
Чара Татарстан Халыклар Ассамблеясе активистларын Мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев