Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта тагын бер табиблык амбулаториясе ачылды

Алдан хәбәр иткәнчә, бүген Мамадыш төбәгендә сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы ике әһәмиятле чара узды. Районда Татарстан республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашында табиблык амбулаториясен һәм гемодиализ бүлеген кулланылышка тапшырдылар. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев озатуында Гадел Вафин иң элек Түбән Ушма...

Алдан хәбәр иткәнчә, бүген Мамадыш төбәгендә сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы ике әһәмиятле чара узды. Районда Татарстан республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашында табиблык амбулаториясен һәм гемодиализ бүлеген кулланылышка тапшырдылар.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев озатуында Гадел Вафин иң элек Түбән Ушма авылындагы табиблык амбулаториясен ачу тантанасында катнашты. Биредә "Мамадыштөзү" ЯА җәмгыяте төзүчеләре кыска гына вакыт эчендә ФАП итеп төзелгән бинаны тулысынча диярлек сүтеп, шул ук урында табиблык амбулаториясе итеп сафка бастырганнар. Эшләр "2012-2016нчы елларда ТР халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" максатчан республика программасы кысаларында башкарыла. Объект төзелешендә түбәнушмалыларның якташлары, инвестор Рифат Мотыйгуллин да матди ярдәм күрсәткән.

Мамадышлыларның шатлыкларын уртаклашкан ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин үз чыгышында республикада башкарылган эшләргә дә тукталды.

- Авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча программа бары безнең республикада гына эшли, - дип билгеләп үтте министр.

Республика программасы нигезендә рекордлы кыска срокларда төзелгән амбулатория яңа җиһазлар белән җиһазландырылган һәм пациентлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Ачылу тантанасында чыгыш ясаган район башлыгы Анатолий Иванов республика һәм сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткереп, районның медицина тармагында башкарылган эшләргә дә тукталды. Ә халыкка мондый заманча биналарга бары профилактик чараларга гына килүләрен теләде.

Биредә халыкны гомумпрактика табибы кабул итәчәк. Гинекология, процедура, физиотерапия, прививкалар ясау бүлмәләре эшли.

Амбулатория Түбән Ушма һәм Югары Ушма авыл җирлекләрендә гомер кичерүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Халык саны 1718гә тигез.

Дәвалау учреждениясенә мөдир итеп гомумпрактика табибы, тәҗрибәле хезмәткәр, эндокринолог Эльвира Артемова билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев