Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта спортсменнар өчен махсус кунакханә ачылачак

"Олимп" сәламәтләндерү комплексына орынып торучы спортсменнар кунакханәсе төзелешен язын төгәлләячәкләр. Бу хакта узган шимбәдә шәһәр предприятияләре, бүлек җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы игълан итте. Спортсменнар кунакханәсе төзелешенә былтыр, октябрь аенда алыналар. Бинаны сафка бастыру бурычы "Инвестстрой" ҖЧҖ-е бригадаларына йөкләнә. Оешманың баш инженеры Мхитар Гукасян сүзләренә караганда, хәзерге вакытта тышкы...

"Олимп" сәламәтләндерү комплексына орынып торучы спортсменнар кунакханәсе төзелешен язын төгәлләячәкләр. Бу хакта узган шимбәдә шәһәр предприятияләре, бүлек җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы игълан итте.

Спортсменнар кунакханәсе төзелешенә былтыр, октябрь аенда алыналар. Бинаны сафка бастыру бурычы "Инвестстрой" ҖЧҖ-е бригадаларына йөкләнә. Оешманың баш инженеры Мхитар Гукасян сүзләренә караганда, хәзерге вакытта тышкы эшләр төгәлләнгән диярлек, бинада эчке монтажлау эшләре бара.

-Республика әһәмиятендәге күп кенә спорт чаралары безнең төбәктә үтә. Ә бездә спортсменнар өчен элементар уңайлы киенү- чишенү бүлмәләре юк иде. Бина кырыендагы нибары ике вагон. Бик тиздән 50 кешегә исәпләнгән кунакханә булачак. Бу безнең өчен зур шатлык, - диде "Олимп" боз сарае директы Зөлфәт Хөснетдинов.

Бинаның беренче катында иркен өч киенү- чишенү бүлмәсе,тренер өчен махсус бүлмә, ашханә, тимераякларны кайрау бүлеге урнашачак. Икенче катта йокы бүлмәләре. Һәр бүлмәгә душ,бәдрәф каралган. Кунакханә администрациясе дә икенче катта булачак.

Хәзерге вакытта бригадалар су торбаларын сузу,ут кертү, җылылык системасын көйләү белән мәшгуль. Бар да яхшы барган очракта, спортсменнар кунакханәсен март азагы, апрель башларында эксплуатациягә тапшырачаклар.

А.А.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250