Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Созвездие–Йолдызлык” фестиваленең район туры узды

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале җөмһүриятебездә иң популяр һәм күпләр яратып өлгергән иҗади конкурска әверелде. Ул шул ук вакытта заманча эстрада сәнгате өлкәсендә республика әһәмиятендәге мәдәни чара булып та исәпләнә. "Йолдызлык"ка эләгү-һәр баланың күңел түрендә йөрткән хыялы. Алар биредә генә түгел, ә очсыз-кырыйсыз галәм киңлегендә үзләренең лаеклы урыннарын тапсыннар, һәрчак шулай гүзәллекә, яңа...

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале җөмһүриятебездә иң популяр һәм күпләр яратып өлгергән иҗади конкурска әверелде. Ул шул ук вакытта заманча эстрада сәнгате өлкәсендә республика әһәмиятендәге мәдәни чара булып та исәпләнә. "Йолдызлык"ка эләгү-һәр баланың күңел түрендә йөрткән хыялы. Алар биредә генә түгел, ә очсыз-кырыйсыз галәм киңлегендә үзләренең лаеклы урыннарын тапсыннар, һәрчак шулай гүзәллекә, яңа җиңүләргә омтылып, матур яшәсеннәр. Эстрада сәнгате фестиваленең район турында шушындый теләкләр хөкем сөрде.

Көннәр язга авышканда районыбызның сәнгатькә гашыйк балалары инде 17нче ел рәттән үзгә әкияти дөньяга эләгеп, кабатланмас иҗади бәйгедә көч сынашалар. "Йолдызлык" фестивале яшь талантларны иң ерак авыллардан да бөртекләп эзләп таба.

Җиңүгә омтылучылар күп булса да, җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар чикле генә шул. Иң элек берничә дистә чыгыштан торган сайлап алу туры булды. Ә инде иң яхшы дип табылган 44 номер кичке гала-концертта күрсәтелде. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелә.

"Йолдызлык" фестивале хәрәкәте районыбызда да елдан-ел киңәя бара. Аның зона туры җиңүчеләре Мамадышка, район этабының финалына җыелды. Биредә үзен күрсәтә алган иң-иңнәр Балык-Бистәсендә республика фестиваленең зона турында катнашачаклар, аннан уза алганнар башкалабыз сәхнәсенә... Әлеге могҗизалы "трамплин" аша күпме сәләтле якташларыбызның олы сәнгатькә юл алуына күптән инандык. Аны үткәрүне үз химаясенә алган Татарстан Президенты бәйгегә ел саен иркенлек бирә, хәрәкәт елдан-ел киңәя, яңа йолдызчыклар кабына, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Чыгышларның сыйфаты елдан-ел яхшыра, ул зәвыклы, затлы киемнәр, ул югары артистизм, гармониянең төсле буяулары турында сөйләп кенә бетерә торган түгел. Аларның дәрәҗәсе шултиклем югары ки, кемнедер аерып чыгаруы мәртәбәле жюрига да бик кыен эшкә әверелә.

Фестивальдә катнашучылар "Вокал-соло", "Хореография", "Конферанс", "Вокаль ансамбльләр" номинацияләрендә чыгыш ясадылар.

Нәтиҗәдә, вокал соло номинациясендә беренче урынны икенче яшь категориясендә Александра Халава, өлкән төркемдә Камилла Штейнгауэр яуладылар. Конферансье номинациясендә Анастасия Пономарева (кече яшьтәгеләр) белән Дмитрий Пономарев ( урта төркем) беренче булдылар. Хореографиядә "Непоседы"белән "Каприз" ( икесе дә кече яшьтәгеләр төркеме) иң-иңнәре дип табылдылар. "Эскиз" ансамбле вокаль ансамбльләр арасында җиңүче булды.

Фестиваль җиңүчеләре һәм призлы урыннарны яулаучылар диплом, бүләкләр белән хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев