Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта салкын тидереп авыручылар саны арта

Һава температурасы бер түбән төшеп, бер югары күтәрелеп торган чорда салкын тидерү очраклары ешая. Быелгы сезон да искәрмә түгел. Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидимиологы Айрат Галиев әйтүенчә, респиратор вируслар йоктырып медицина учрежденияләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта бара икән. Әмма Грипп белән авыручылар әлегә рәсми рәвештә искәртелмәгән. Чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк...

Һава температурасы бер түбән төшеп, бер югары күтәрелеп торган чорда салкын тидерү очраклары ешая. Быелгы сезон да искәрмә түгел. Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидимиологы Айрат Галиев әйтүенчә, респиратор вируслар йоктырып медицина учрежденияләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта бара икән. Әмма Грипп белән авыручылар әлегә рәсми рәвештә искәртелмәгән.
Чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Иң мөһиме - туңмаска. Моның өчен яхшылап киенү генә җитми, калорияле ризыклар белән тукланырга да кирәк, чөнки организмның тыштан гына түгел, эчтән дә җылынуы мөһим. Икенчедән, иммунитетны ныгыту киңәш ителә. Аның өчен поливитаминнар, аеруча С витаминын кулланырга кирәк, тәүлегенә 100дән 1000 миллиграммга кадәр булса бик яхшы. Сарымсак, суган, кишер, тозлы кәбестә, лимон һәм грейпфрут кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашау файдалы. Авызыгызны чайкатып торыгыз, кулларыгызны еш юыгыз. Эпидемия вакытында марлядан ясалган повязкалар киегез.
Әгәр инде авырый башлагансыз, температура күтәрелүен, хәлсезлекне сизәсез икән, тиз арада дәваланырга керешегез, чиргә тагын да ныгаерга ирек бирмәгез. Нык итеп киенергә һәм тирләргә кирәк. Йоклаганда берничә кат юрган ябыныгыз, кайнар чәй, гөлҗимеш төнәтмәсе, содалы сөт эчегез, тавык шулпасы ашагыз. Нык итеп тирләгез, чир шуның белән чыга. Ләкин тирләгәннән соң киемегезне корыга алыштырырга онытмагыз. Чирлисез икән - постельгә ятыгыз. Авырган килеш эшкә яки укырга бармагыз, чирегезне башкаларга йоктырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев