Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта сайлаулар 12 округта уза

Мәгълүм булганча, бүген Татарстан Республикасының 38 муниципаль районы территориясендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза. Мамадыш муниципаль районында сайлаулар 12 округта уза. Шуларның икесе шәһәр территориясендә урнашкан. 1869нчы номерлы участок сайлау комиссиясе (УСК) 3нче санлы мәктәп базасында эшли. Биредә бүген 8нче санлы Мамадыш бермандатлы сайлау округына караучылар тавыш...

Мәгълүм булганча, бүген Татарстан Республикасының 38 муниципаль районы территориясендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза.
Мамадыш муниципаль районында сайлаулар 12 округта уза. Шуларның икесе шәһәр территориясендә урнашкан. 1869нчы номерлы участок сайлау комиссиясе (УСК) 3нче санлы мәктәп базасында эшли. Биредә бүген 8нче санлы Мамадыш бермандатлы сайлау округына караучылар тавыш бирә. Комиссия рәисе Илнара Сафуанова әйтүенчә, иртәнге 7 сәгатькә бу округта тавыш бирү яшендә булган 718 кеше исәпләнә иде.
-Сайлаулар яхшы бара. Без аларга план нигезендә әзерләндек. Комиссия составында үз эшләрен намус белән башкаручылар. Беренче сәгатьтә иллеләп кеше тавыш бирде,- дип сөйләде Илнара Сафуанова.
Беренчеләрдән булып, сайлау участогына тормыш иптәше белән Равил абый Хаҗиев та килде. Тавыш биргәннән соң, безнең белән әңгәмә корырга да ризалашты ул.
-Бер генә сайлауны да калдырмыйбыз. Һәрвакытта да иртән килеп тавыш бирәбез. Нинди өметләр белән киләбезме, әлбәттә инде, без сайлаган кандидатлар үз бурычларын тиешенчә башкарсыннар дип,- диде Равил абый.
30нчы августтан 9нчы сентябрьгә кадәр бүген сайлаулар узучы участокларда алдан тавыш бирүләр оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев