Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта республика лагерьлары “көрәшәчәк”  (+фото)

Мамадышта 31нче июльдән алып, 6нчы августка кадәр палаткалы лагерьлар җыены узачак. Бирегә республикабызның Лаеш, Апас, Әлмәт, Питрәч һәм башка районнарыннан, шул исәптән, Казаннан да барлыгы 140 бала килер дип көтелә. Җыенда катнашучылар 10 команда хасил итәчәк. Аның составына 6 егет, 4 кыз, 2 әйдаман һәм 1 пешекче керә. Тупланганырга өлгергән...

Мамадышта 31нче июльдән алып, 6нчы августка кадәр палаткалы лагерьлар җыены узачак. Бирегә республикабызның Лаеш, Апас, Әлмәт, Питрәч һәм башка районнарыннан, шул исәптән, Казаннан да барлыгы 140 бала килер дип көтелә.

Җыенда катнашучылар 10 команда хасил итәчәк. Аның составына 6 егет, 4 кыз, 2 әйдаман һәм 1 пешекче керә.

Тупланганырга өлгергән һәр төркем дә үзе белән таныштырырга тиеш.

Мамадышның "Йолдызлы десант" һәм "Интеллект" лагеры җитәкчесе Фәнис Талипов сүзләренчә, бер атна дәвамында балалар спорт ярышларында, иҗади кичәләрдә, концерт программаларында катнаша алачак. Нәтиҗәдә республиканың иң уңган палаткалы лагеры билгеле була.

Җыен Соколкада, Кама яр буенда уза.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев