Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Район газетасын һәр йортка“ дип исемләнгән акция үтте

Әбүнә рәсмиләштерүдә редакция хезмәткәрләре дә активлык күрсәтәләр. Районның "Нократ" һәм "Вятка" газеталарына халыкны яздыру буенча төрле акцияләр үткәрелә. Шундыйларның чираттагысы Олыяз һәм Көмеш Күл төбәкләрендә уздырылды. "Район газетасын һәр йортка" дип исемләнгән акция кысаларында хезмәттәшләребез, "ТАТМЕДИА" АҖ "Нократ" филиалында версткалау буенча операторлар Фирая Мингалиева белән Фәния Нургалимова Олыяз һәм Көмеш...

Әбүнә рәсмиләштерүдә редакция хезмәткәрләре дә активлык күрсәтәләр. Районның "Нократ" һәм "Вятка" газеталарына халыкны яздыру буенча төрле акцияләр үткәрелә. Шундыйларның чираттагысы Олыяз һәм Көмеш Күл төбәкләрендә уздырылды.
"Район газетасын һәр йортка" дип исемләнгән акция кысаларында хезмәттәшләребез, "ТАТМЕДИА" АҖ "Нократ" филиалында версткалау буенча операторлар Фирая Мингалиева белән Фәния Нургалимова Олыяз һәм Көмеш Күл авыл җирлекләрендә булып кайттылар. Алар шушы төбәкләрдә хат ташучы булып хезмәт куючылар белән берлектә әбүнәчеләр белән шәхсән очраштылар. Биредә районның "Нократ" "Вятка" газеталарына язылу тәртипләре, бәясе, матбугат чарасының әһәмияте, анда күтәрелә һәм яктыртыла торган темалар хакында сүз булды.
-Без "Район газетасын һәр йортка"дип исемләнгән акцияне һәр яртыеллык саен уздырабыз. Күп кенә төбәкләрдә безне хат ташучылар үзләре үк чакыра, көтеп алалар. Редакция вәкилләре белән йөрүе җиңелрәк тә, күңеллерәк тә, ди алар,- дип сөйләде Фирая Мингалиева.
Билгеле булганча, районның "Нократ" һәм "Вятка" газеталары атнага ике мәртәбә: чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга. Җомга саны республика хәбәрләреннән тупланган өстәмә полосалар белән дә баетыла әле.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә район газетасына алдагы 4 ай өчен әбүнә рәсмиләштерергә мөмкин. Аның бәясе 422 сумны тәшкил итәчәк. Февраль ае дәвамында "Нократ"ка язылсагыз, ул 1нче марттан сезнең өегезгә килә башлаячак. Матбугат чарасына теләсә кайсы почта бүлекчәсендә язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X