Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта Рәшидәгә тиңнәр юк

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең "Нократ" мәгълүмат-матбугат филиалы шәһәр һәм авыллар хат ташучылары арасында үткәрелә торган ярышка йомгак ясалы һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Шәһәр хат ташучылары арасында бу юлы да Рәшидә Спиридонова җиңүче булды. Ул үзе хезмәт күрсәтә торган 398 хуҗалыкның 177сенә 2017нче елның беренче яртыеллыгына "Нократ" һәм "Вятка" газеталарын яздырган. Рәшидә...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең "Нократ" мәгълүмат-матбугат филиалы шәһәр һәм авыллар хат ташучылары арасында үткәрелә торган ярышка йомгак ясалы һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Шәһәр хат ташучылары арасында бу юлы да Рәшидә Спиридонова җиңүче булды. Ул үзе хезмәт күрсәтә торган 398 хуҗалыкның 177сенә 2017нче елның беренче яртыеллыгына "Нократ" һәм "Вятка" газеталарын яздырган. Рәшидә ике тапкыр "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте басмаларына кечкенә шәһәрләрдә иң күп яздыручы булып танылган, премияләр алган иде инде. Икенче урында - Ләйлә Валиуллина, Гөлгенә Гарипова өченче булды.

Нәзирә Хаффазова бүләк ала.

Авыл хат ташучылары арасында Көек Ерыкса элемтә бүлекчәсеннән Назирә Хаффазовага тиңнәр юк. Ул 142 хуҗалыкның 112сенә район газеталарына подписка рәсмиләштергән. Икенче урынга Усали элемтә бүлекчәсеннән Елена Сапурина, өченче урынга Көмешкүлдән Алсу Әхмәтшина чыкты. Район газеталарын 2017нче елның икенче яртыеллыгына яздыру буенча яздыру буенча иң яхшы хат ташучылар өчен бүләкләребез булачак. Аларга мәшәкатьле эшләрендә уңышлар телибез.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев