Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Пар канатлар“ тапшыруы кичә үткәрә

"Гаилә - җәмгыятьнең беренчел күзәнәге," - дияргә яратабыз. Ә безне ныклы гаилә корырга, мәхәббәт хисләрен гомер буе сүндерми сакларга, тәрбияле балалар үстерергә кем өйрәткән соң әле?! Мамадышта инде җиде дистә ел бергә гомер кичерүче, тугыз бала үстергән Наилә һәм Вахит Галиевлардан сорарга кирәк ул серләрне. "Татар радиосы"нда озак еллар "Пар...

"Гаилә - җәмгыятьнең беренчел күзәнәге," - дияргә яратабыз. Ә безне ныклы гаилә корырга, мәхәббәт хисләрен гомер буе сүндерми сакларга, тәрбияле балалар үстерергә кем өйрәткән соң әле?!

Мамадышта инде җиде дистә ел бергә гомер кичерүче, тугыз бала үстергән Наилә һәм Вахит Галиевлардан сорарга кирәк ул серләрне. "Татар радиосы"нда озак еллар "Пар канатлар" тапшыруын алып барган күренекле журналист Разин Нуруллин да бик файдалы, тормышчан киңәшләр бирә, үрнәк гаиләләр турында озаклап сөйли ала.
9нчы сентябрьдә район мәдәният йортында 16.00 сәгатьтә башланачак кичәдә сез үзегезне борчыган күп сорауларга җаваплар табарсыз, моңлы җырлар тыңларсыз, дәртле биюләр карарсыз... Рәхим итегез, керү ирекле. Күңелле булачак!

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев