Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта палаткалы лагерьлар слеты тәмамланды

3нче августтан 9-ына кадәр Соколка төбәгендә "Йолдызлы десант-2016" - палаткалы лагерьларның 12нче республика слеты узды. Татарстанның төрле почмакларыннан килгән йөзләп үсмер Чулман елгасы буенда рәхәтләнеп ял итте, яңа дуслар тапты, моңа өстәп аралашу күнекмәләре алдылар. Бер үк вакытта, үз сәләтләрен ачар өчен дә менә дигән урын иде бу. Кичә әлеге...

3нче августтан 9-ына кадәр Соколка төбәгендә "Йолдызлы десант-2016" - палаткалы лагерьларның 12нче республика слеты узды. Татарстанның төрле почмакларыннан килгән йөзләп үсмер Чулман елгасы буенда рәхәтләнеп ял итте, яңа дуслар тапты, моңа өстәп аралашу күнекмәләре алдылар. Бер үк вакытта, үз сәләтләрен ачар өчен дә менә дигән урын иде бу.

Кичә әлеге слетның ябылу тантанасы үтте. Чара күпсанлы кунаклар катнашында уза. ТР Премьер-министры урынбасары, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе рәисе Васыйл Шәйхразиев, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, "Лето" республика үзәге директоры Раил Моратшин иң элек палаткалардан төзелгән "шәһәрчек" белән таныштылар, биредә ял итүче балалар белән аралаштылар.

"Йолдызлы десант-2016" - палаткалы лагерьларның 12нче республика слетында узган елларда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән Әлмәт, Лаеш, Яңа Чишмә, Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Мамадыш командалары катнаштылар. Һәркайсының составын шушы төбәкләрнең балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәптә торучы унышар үсмер һәм дүртәр тәрбияче тәшкил итә. Васыйл Шәйхразиев ял итүчеләрдән: "Шушы 7 көн эчендә нинди файда алдыгыз?"- дип сорагач, үсмерләр горурланып, бертавыштан диярлек: "Яңа дуслар таптык, мөстәкыйль булырга, табигать кочагында ризык әзерләргә өйрәндек, беренче ярдәм күрсәтү серләренә төшендек..." дип озаклап санадылар.

Слетның ябылу тантанасында чыгыш ясап, ТР Премьер-министры урынбасары:

-Рәхәтләнеп ял итү өчен иң кулай урыннарның берсен сайлаганнар. Мамадыш җирлегендәге бер атна вакыт сезгә бары тик файдага гына булгандыр, дип исәплим. Республикада күп төрле ял лагерьлары эшләп килә. Алар барысы да балаларның җәйге каникуллары күңелле һәм файдалы узсын өчен булдырылган. Әмма палаткалы лагерьлар аеруча үзгә. Быел аларда Татарстанның 1000 баласы ял итте. Гадәттә, аларда бер мәртәбә ял иткән үсмер тагын-тагын килә. Сезнең белән дә нәкъ шулай булыр дип ышанабыз,- диде.

Васыйл Шәйхразиев республикада палаткалы лагерьлар эшчәнлегенә зур өлеш кертүчеләргә, активистларга, тәрбиячеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина үзенең чыгышында агымдагы елда палаткалы лагерьларны финанслау күләменең һәм аларда ял итүчеләрнең саны артуын ассызыклады.

Соңыннан, 7 команда арасында барган бәйгегә нәтиҗәләр чыгардылар. 3нче урынны Яшел Үзән районының "Раифа" һәм Казан шәһәренең "Надежда" команлары яулады. Икенче баскычта Әлмәт районының "Кинокадры" командасы. Ә мәйдан хуҗалары мамадышлылар быелгы слетның җиңүчеләре булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев