Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта могҗизалар калка

Шәһәребез урамнарында кар һәм боз фигуралар калка башлады. Совет урымындагы фигуралар быел дөнья могҗизаларына багышланачак. Боз сарае коллективы мамадышлыларга Мисырдагы пирамида белән Сфинкс сынын бүләк итәргә җыена. "Олимп" коллективы Таджмахалны гәүдәләндерәчәк. Сыр-май комбинаты коллективы Казан Кремле белән сокландырырга вәгъдә итә. Үзәк урамыбызда, энтузистлар тырышлыгы белән, Пизан башнясын, Семирамида бакчасын, Амфитеатрны,...

Шәһәребез урамнарында кар һәм боз фигуралар калка башлады. Совет урымындагы фигуралар быел дөнья могҗизаларына багышланачак.

Боз сарае коллективы мамадышлыларга Мисырдагы пирамида белән Сфинкс сынын бүләк итәргә җыена. "Олимп" коллективы Таджмахалны гәүдәләндерәчәк. Сыр-май комбинаты коллективы Казан Кремле белән сокландырырга вәгъдә итә. Үзәк урамыбызда, энтузистлар тырышлыгы белән, Пизан башнясын, Семирамида бакчасын, Амфитеатрны, Мамадышка нигез салган Мәмәйдеш бабайны, Кояш Алласын, Кар Патшабикәне, киләсе ел символы Әтәчне, алтын йомырка сала торган тавыкны, тагын әллә нинди могҗизалар күрергә мөмкин булачак.

Хезмәт коллективлары вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә әлеге сыннарны 20нче декабрьгә өлгертү бурычы куелды.

Предприятиеләр һәм оешмалар да үз биналары яннарын бизәүгә әзерлек эшләрен алып баралар инде.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев