Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта Мансур Сафин исемендәге стипендияне тапшырдылар

Бүген шәһәребезнең 2нче санлы лицеенда тантаналы чара узды. Уку йортының актлар залында шагыйрь, тәрҗемәче, тарихчы, публицист һәм Россия язучылар берлеге сәркатибе Мансур Сафин исемендәге стипендиянең чираттагы лауреатын игълан иттеләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге стипендия моннан ике ел элек лицей җитәкчелеге һәм РФ язучылар берлеге рөхсәте белән булдырыла. Аңа һәр чирек нәтиҗәләре...

Бүген шәһәребезнең 2нче санлы лицеенда тантаналы чара узды. Уку йортының актлар залында шагыйрь, тәрҗемәче, тарихчы, публицист
һәм Россия язучылар берлеге сәркатибе Мансур Сафин исемендәге стипендиянең чираттагы лауреатын игълан иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, әлеге стипендия моннан ике ел элек лицей җитәкчелеге һәм РФ язучылар берлеге рөхсәте белән булдырыла. Аңа һәр чирек нәтиҗәләре буенча иң актив укучылар, олимпиада, конкурс җиңүчеләре лаек булалар. Беренче мәртәбә әлеге стипендияне Диана Филиппова алган булган. Ә 2016-2017нче уку елының 1нче чиреге нәтиҗәләре буенча, 1000 сум күләмендәге стипендия һәм истәлек бүләкләрен белем бирү учреждениясенең 11нче "А" сыйныфы укучысы Камил Шәмсетдиновка тапшырдылар.
-Мин бик шатмын. Мондый стипендияне булдыручыларга рәхмәт. Дөресен әйткәндә, китаплар укырга бик яратмыйм. Әмма Мансур абый Сафин хакында, аның иҗат юлы турында шактый белемем бар,- диде Камил.
Стипендия һәм исәлек бүләген аңа Мансур Сафин лицей директоры Салават Гыймранов белән берлектә тапшырдылар.
-Мансур абыйга рәхмәт. Бу стипендияне нәкъ менә безнең уку йортында булдырганы өчен. Белгәнебезчә, районда да, шәһәрдә дә мәктәпләр күп. Мондый бүләк укучыларны зур җиңүләргә рухландыра,- диде Салават Гыймранов.
Тантаналы чарада җирле шагыйрәләребез Гөлнур Васыйлова белән Юлия Аполонова да катнаштылар.


Белешмә өчен: Мансур Сафинның балачак һәм мәктәп еллары Мамадыш шәһәрендә үткән. Әдәбият сөючеләр аны шагыйрь, тәрҗемәче, тарихчы һәм публицист буларак белә. Әдипне туган ягыбызга багышлап иҗат иткән әсәрләре, тарихи язмалары өчен аеруча якын итәләр. Мансур Сафин төрле яшьтәге укучылар өчен язылган дистәдән артык китап авторы, Хөсәен Ямашев, Шәйхи Маннур, Кол Гали исемендәге премияләр лауреаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев