Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр

Дүшәмбе көне Мамадышта бик күңелле үтте. Иртәнге сәгать 9 тулып килгәндә дәртле көйләр яңгырап, халыкны үзәк мәйданга әйдәде. Тәкәнеш икътисадый зонасы хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы оешмалары, районыбыз фермерлары әзерләгән ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын күрергә мөмкин иде. Ярминкә мәйданында яңгыраучы күпчелек җырлар мәхәббәт, сөйгән ярлар һәм Әниләр турында иде. Һәм...

Дүшәмбе көне Мамадышта бик күңелле үтте. Иртәнге сәгать 9 тулып килгәндә дәртле көйләр яңгырап, халыкны үзәк мәйданга әйдәде. Тәкәнеш икътисадый зонасы хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы оешмалары, районыбыз фермерлары әзерләгән ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын күрергә мөмкин иде.

Ярминкә мәйданында яңгыраучы күпчелек җырлар мәхәббәт, сөйгән ярлар һәм Әниләр турында иде. Һәм бу юкка гына түгел, чөнки авыл хуҗалыгы ярминкәсе язның беренче бәйрәме- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды бит.

Бәйрәм чараларын тамаша кылырга ТР Президенты каршындагы мәдәниятны үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хәшимова да килгән иде. Ул район башлыгы Анатолий Иванов озатуында сәүдә өстәлләрендәге продукциянең ассортименты белән танышты.

Бераз соңрак шушы ук мәйданда Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Әлеге чара төрле буынга караган күп санлы кунакларны җыйды. Шатлык һәм күңел ачу атмосферасы биредә беркемне дә битараф калдырмый. Кунакларны җыр-биюләр белән каршылап, әйлән-бәйләнгә алып керәләр.

Сәхнә түрендә төбәгебез йолдызлары, фольклор коллективлар, үзешчәннәр чыгыш ясады. Бәйрәм программасын алып баручылар тамашачыга Масленица бәйрәменең тарихы, аның асылы һәм үзенчәлеге турында сөйләделәр, Май чабу белән бәйле мәкальләр, табышмаклар әйттеләр.

-Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята. Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган. Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Җиденче, ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана,- ди өлкәннәр.

Биредә һәркем үзенә охшаганча кәефен күтәрә ала иде. Бәйрәмнең оештыручылары спорт уеннары, конкурслар да әзерләгән.

Бәйрәм уңаеннан мамадышлыларга сувенирлар, камыр ризыклары, кайнар чәй тәкъдим иттеләр. Ә бәйрәмнең төп бизәкләренең берсе булган коймакка сорау аеруча зур иде.

Бәйрәмнең кульминациясе традицион төстә Масленица карачкысын яндыру булды. Әлеге йоланы бәйрәмдә катнашучы һәркем тамаша кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев