Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта Кышкы шигырь бәйрәме узды

Егерме елга якын инде күренекле әдибебез Шәйхи Маннурның туган көне районыбызда Кышкы шигырь бәйрәме итеп зурлап билгеләп үтелә. Быел да аңа Казаннан һәм Чаллыдан мәртәбәле кунаклар килде. Шәйхи Маннурның вафатыннан соң, васыяте нигезендә, 1982нче елны аның исемендәге премияләр бирелә башлады. Башта ул җәйге айларда тапшырылса, кабат туган көне тирәләренә-кышка күчерелде....

Егерме елга якын инде күренекле әдибебез Шәйхи Маннурның туган көне районыбызда Кышкы шигырь бәйрәме итеп зурлап билгеләп үтелә. Быел да аңа Казаннан һәм Чаллыдан мәртәбәле кунаклар килде.

Шәйхи Маннурның вафатыннан соң, васыяте нигезендә, 1982нче елны аның исемендәге премияләр бирелә башлады. Башта ул җәйге айларда тапшырылса, кабат туган көне тирәләренә-кышка күчерелде. Аның исемендәге премияне бирү тукталып торган елларда - туксанынчы еллар уртасында без, "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе членнары, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, авыллардагы яшь иҗатчыларны һәм шәһәр мәктәпләре укучыларын да чакырып, әдипнең туган көнендә, 15нче гыйнвар көнне, Мамадышның үзәгендәге һәйкәле янында Кышкы шигырь бәйрәмнәре үткәрә башладык. Менә егерме елга якын инде бу традиция дәвам итә.

Быел да Шәйхи аганың туган көненә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе, язучы эзтабар, "Сүз" нәшрияты баш мөхәррире, якташыбыз Шаһинур Мостафин, журналист һәм язучы Госман Гомәр, шагыйрь, "Безнең мирас" журналы бүлек мөхәррире, якташыбыз Марат Закир; Чаллыдан Татарстан Язучылар оешмасы җитәкчесе, язучы, "Көмеш кыңгырау" газетасы баш мөхәррире Факил Сафин, "Ләйсән" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина, шагыйрьләр Әлфия Ситдыйкова һәм Айрат Сафианов килгәннәр иде. Бәйрәм чаралары Шәйхи Маннурның һәйкәле янында башланып китте. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Шаһинур Мостафин, Вәрис Гали, Миңгол Галиев әдәипнең иҗаты бөеклеген искәртеп, шагыйрьне хөрмәтләп бирегә килгән һәркемгә рәхмәтләрен белдерделәр. Миңгол Галиев аның җырларын да башкарды. Һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, тантана композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә дәвам итте.

-Шәйхи аганы, гаделлеге, туры сүзлелеге, бер кемнән курыкмыйча дөресен әйтеп биргәне өчен, әдипләр дә, халык та хөрмәт итә иде. Кушаматы да-"Лезвие". Ул бер вакытта да үзенә премияләр сорап йөрмәде, тәкъдим иткәндә дә баш тарта иде. Ул халыкның чын мәхәббәтен яулаган язучы. Премиясе Татарстан Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр генә булганда бирелә башлады. Шуңа күрә хәзер дә бик дәрәҗәле. Бик күп язучылар һәм шагыйрьләр аны алырга тырышалар. Быел да аңа бик күп тәкъдимнәр булган иде. Без иң лаеклыларны гына сайлап алдык,- диде Шаһинур Мостафин. Быел Шәйхи Маннур исемендәге премия, Казан, Мамадыш һәм төрле авыллар сәхнәләрендә куелып, смотр конкурсларда җиңү яулаган "Айлак өй", "Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз..." спектакльләре өчен, драматург һәм язучы (авторы) Хәбир Ибраһимга һәм режиссеры Марат Баязитовка; Чаллы һәм Мамадышта дөнья күргән "Ядкарь", "Аһәң, "Балачакка сәяхәт", "Күңел дәфтәреннән тәлгәшләр" китаплары өчен шагыйрә, "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе члены Мәнүсә Шәйдуллинага; Мамадыш район мәдәният йорты директоры, Мамадыш районы мәдәният бүлеге начальнигы булып эшләгән елларында Шәйхи Маннурның туган авылы Тулбайдагы музей-китапханәсен төзекләндерүгә, җылылык системасы көйләүгә, Тулбайда клуб садыруга, әдипнең иҗатын пропагандалауга керткән зур өлешләре өчен Гөлнәзирә Талиповага бирелде. Залга җыелган укучылардан, укытучылардан, китапханәчеләрдән, әдәбият сөючеләрдән анда алма төшәрлек тә урын юк иде. Чаллы кунагы, Факил Сафин элекке елларда "Көмеш кыңгырау" газетасында Мамадыш төбәге укучыларының шигырьләре һәм хикәяләре күп басылуын, соңгы вакытта аларның кимүен искәртеп узды һәм укучыларны активрак булырга чакырды. Кунаклар укучылар игътибарына үзләренең шигырьләрен дә тәкъдим иттеләр. Әдәби очрашуда катнашкан, Мамадыш төбәгендә яшәп иҗат итүче язучылар Рафаил Газизов, Вәрис Гали, җирле шагыйрьләр Гөлнур Васыйлова, Рәсимә Галиева да Шәйхи Маннурны һәрвакыт йөрәк түрләрендә йөртүләрен әйттеләр.

Мамадыштан язучылар Шәйхи аганың туган ягына юнәлделәр, каберенә зиярат кылдылар, музей-китапханәсендә булдылар.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев