Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта Кыш бабай һәм “Никомол“ҖЧҖ бүләкләренә ирекле көрәш буенча турнир уза

Т. Ушма авылының "Дуслык" спорткомплексында бүген Кыш бабай һәм "Никомол"ҖЧҖ призына ирекле көрәш буенча яңа ел турниры уза. Җиде районнан килгән 200дән артык спортсмен өч келәмдә көч сынаша. Көрәш мәйданында 2004-2010нчы елгы яшүсмерләр, 2001нче елгы һәм яшьрәк булган кыз балалар бил алыша. Турнирның баш хөкемдары-спорт мәктәбе тренеры Айдар Гатиятуллин. Ярышның...

Т. Ушма авылының "Дуслык" спорткомплексында бүген Кыш бабай һәм "Никомол"ҖЧҖ призына ирекле көрәш буенча яңа ел турниры уза.
Җиде районнан килгән 200дән артык спортсмен өч келәмдә көч сынаша. Көрәш мәйданында 2004-2010нчы елгы яшүсмерләр, 2001нче елгы һәм яшьрәк булган кыз балалар бил алыша. Турнирның баш хөкемдары-спорт мәктәбе тренеры Айдар Гатиятуллин.


Ярышның төп иганәчесе-"Никомол"ҖЧҖ генераль директоры Гоар Никогосян сүзләренчә,гаиләләрендә аларның көрәш белән "җенләнүчеләр" байтак. Мисалга, бертуган абыйсының уллары-Валерий белән Вооружан Никогосян да бүген Кыш бабай бүләге өчен тырышачаклар.
Сүз уңаеннан, турнирга килгән бер бала да бүләксез калмаячак. Һәрберсенә Яңа ел пакетлары хәстәрләнгән. Ә призлы урын алучыларны диплом белән медальләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев