Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта котырган төлкеләр хакимлек итә

Мамадышта котырган төлкеләр һәм сукбай этләр әле дә хакимлек итә Быел Татарстан Республикасында котырган төлкеләргә караган хәбәрләр аеруча актуаль. Моңа сәбәп тә бар: республикабызның кайбер районнарында акылдан язган төлкеләрнең кешеләргә, шул исәптән, балаларга да ташланган очраклары күзәтелде. Мамадыш районындагы вәзгыятькә килгәндә, биредә кешеләр тешләнгән очраклар юк. -Хәзерге вакытка Мамадыш районында...

Мамадышта котырган төлкеләр һәм сукбай этләр әле дә хакимлек итә

Быел Татарстан Республикасында котырган төлкеләргә караган хәбәрләр аеруча актуаль. Моңа сәбәп тә бар: республикабызның кайбер районнарында акылдан язган төлкеләрнең кешеләргә, шул исәптән, балаларга да ташланган очраклары күзәтелде.

Мамадыш районындагы вәзгыятькә килгәндә, биредә кешеләр тешләнгән очраклар юк.

-Хәзерге вакытка Мамадыш районында котырган төлкеләрнең хуҗалыкка кереп, терлеккә зыян китергән бер очрагы теркәлгән. Төлке йорт этен тешләгән иде. Безнең тарафтан барлык чаралар да башкарылды. Тешләнгән эт 10 көн дәвамында күзәтү астында булды һәм әйләнә-тирәдән читләштерелеп торды. Хуҗага исә прививка ясалды.

Шулай ук, Түбән Әрнәш авылында яшәүче ханым безгә мәчесенең үзен сәер тотышы белән мөрәҗәгать итте. Хәзергә әлеге эш буенча Казан ветеринария лабораториясендә тикшерүләр алып барыла.

Сукбай этләргә килгәндә, аларның саны бераз кимеде. Моның белән авыл җирлеге башлыклары шөгыльләнә. Аларга иясез этләрне юк итәр өчен акча бүлеп бирелә.

Агымдагы елның 6 ае эчендәгенә дә, Мамадыш районында 159 сукбай эт, 134 төлке, 29 мәче юк ителде, - дип белдерде Мамадыш шәһәре ветеринария сырхауханәсе җитәкчесе урынбасары Наил Шәрифуллин.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев