Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта корбан бәйрәмнәре уза

Быел да бик күп корбанлык чалынды, шөкер. Гает көнне һәр мәхәлләдә бәйрәм рухы сизелеп торды, мәчетләргә халык бик күп килде. Шәһәрдә яшәп, туган авыллары мәчетләрендә гает намазы укып, корбан чалдырыр өчен махсус кайтучылар да булды. Корбан бәйрәменең елдан-ел киңрәк колач алып, шулай зурлап уздырылуы өчен без бик тә сөенәбез. Ә...

Быел да бик күп корбанлык чалынды, шөкер. Гает көнне һәр мәхәлләдә бәйрәм рухы сизелеп торды, мәчетләргә халык бик күп килде.

Шәһәрдә яшәп, туган авыллары мәчетләрендә гает намазы укып, корбан чалдырыр өчен махсус кайтучылар да булды. Корбан бәйрәменең елдан-ел киңрәк колач алып, шулай зурлап уздырылуы өчен без бик тә сөенәбез. Ә менә мөмкинлекләре булып та корбан чалмаган кардәшләребез өчен уйланырга бер сәбәп бу, - ди район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев.
Корбан мәҗлесләре әле дә дәвам итә. Шуның чираттагысы Уразбахты мәчетендә узды.
-Эшемдә уң кулым, киңәшчем булган Нурания Усманова белән киңәшләшеп, Корбан бәйрәмен һәр елны зурлап мәчетебездә уздырабыз. Бу фикеребезне бик күп авылдашлар да хуплады. Авылдашлар бик күп корбанлык калдырды, - ди Уразбахты имам-хатыйбы Шаяздан хәзрәт Гасыймов. Корбан ите аеруча тәмле, хуш исле була. Табындагы башка ризыклар да күңел җылысын кушып әзерләнә. Шаяздан хәзрәтнең тәрбияви вәгазен дә яратып тыңладылар, кардәшләребез белән дә очраштылар. Дини мәҗлесне оештыручыларга, аны уздыруга өлеш кертүчеләргә бик зур рәхмәт. Бу көннәрдә мондый саваплы мәҗлесләр башка мәхәлләләрдә дә уздырылып, бик күп кардәшләребез күңел тынычлыгына ирешкәндер.

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев