Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта хезмәт хаклары нинди

Редакциябезгә хат килде. "Хөрмәтле редакция! Районыбыз тормышын бөтен яктан яктыртып барганыгыз өчен рәхмәт. Кайсы предприятиеләр югары хезмәт хакы түләүләрен, кайларда аның түбән булуын да беләсе килә. Язып чыксагыз иде."-дип яза Мамадыштан Федор Галкин. Әлеге хат белән муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге хезмәткәрләрен дә таныштырдык. Игътибарыгызга алар биргән мәгълүматларны...

Редакциябезгә хат килде. "Хөрмәтле редакция! Районыбыз тормышын бөтен яктан яктыртып барганыгыз өчен рәхмәт. Кайсы предприятиеләр югары хезмәт хакы түләүләрен, кайларда аның түбән булуын да беләсе килә. Язып чыксагыз иде."-дип яза Мамадыштан Федор Галкин.


Әлеге хат белән муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге хезмәткәрләрен дә таныштырдык. Игътибарыгызга алар биргән мәгълүматларны тәкъдим итәбез.

Беренче графа-предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр, икенчесе-әлеге коллективларда 2016нчы елгы уртача айлык хезмәт хакы (сумнарда)

Югары хезмәт хакы алучылар

"Челтәр компанисе" ААҖнең район электр челтәрләре 43992,48
"Татспиртпром" АҖнең Мамадыш спирт заводы 39969,34
"Прикамнефть" ОП НГДУның "Татнефть" ПАО 37516,67
"Татэнергосбыт" ААҖнең Мамадыш ОПУ 35871,97
"Алабугагаз" ЭПУның Мамадыштагы ОСП 35069,66
"Татавтодор" филиалы 34571,53
"Булгарнефть" АҖнең Мамадыш ЦДНГ 31978,59

Иң түбән хезмәт хакы алучылар
"Россельхозцентр"ның район филиалы 13856,91
"Төзүсервис" ЯАҖ 12383,52
РайПО 11459,6
"Мамадыш азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖ 10723,2
"Шәһәр хуҗалыгы" МУП 9616,48
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 7195,55

Район буенча былтыр уртача айлык хезмәт хакы 21679 сум булды. 2015нче ел белән чагыштырганда үсеш 7 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев