Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта КФУның Алабуга институты көне үтте

Бүген район мәдәният йортында КФУның Алабуга институты көнен үткәрделәр. Бирегә Татарстанның иң мәртәбәле югары уку йортларының берсе булган әлеге ВУЗ вәкилләре төбәгебез мәктәпләрендә укучылар белән очрашуга килгән иде. Шунысын да искәртү мөһим, мондый чаралар инде традицион төс ала башлады. Очрашуның программасы мәдәният йорты фойесында әзерләнгән күргәзмә белән танышудан башланды. Ә...

Бүген район мәдәният йортында КФУның Алабуга институты көнен үткәрделәр. Бирегә Татарстанның иң мәртәбәле югары уку йортларының берсе булган әлеге ВУЗ вәкилләре төбәгебез мәктәпләрендә укучылар белән очрашуга килгән иде. Шунысын да искәртү мөһим, мондый чаралар инде традицион төс ала башлады.

Очрашуның программасы мәдәният йорты фойесында әзерләнгән күргәзмә белән танышудан башланды. Ә барлык халык залга кереп урнашкач, югары уку йортына багышлап әзерләнгән фильмны тамаша кылдылар.

Биредә күрсәтелгәннәр хакында тулырак итеп, мамадышлыларга КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон үзе сөйләде. Җитәкче Россиянең иң яхшы югары уку йортларының берсе булган әлеге учреждение, аның яшәеше, белгечлекләр, уку шартлары, һ.б. белән таныштыра. Аның әйтүенчә, мондый әңгәмәләр укучыларга һөнәр сайлаганда зур ярдәм күрсәтә, аларның сайлау мөмкинлеге арта.

Елена Мерзон шулай ук мондый очрашулар һәм кунакчыллык өчен район җитәкчелегенә дә рәхмәт белдерде.

-Мамадышта мондый очрашуны беренче генә үткәрүебез түгел. Идеябезне район җитәкчелеге һәрвакыт хуплап каршы ала. Бик матур оештыралар. Укучылар өчен дә бик файдалы чара дип исәплибез. Каяндыр ишеткәнче, үз күзләрең белән күрү, үзең ишетү яхшырак бит,- диде Елена Мерзон.

Институт директоры уку йорты үсешенә өлеш керткән 10 педагогыбызга рәхмәт хатлары да тапшырды.

Бүген КФУның Алабуга институтында 40 артык юнәлеш буенча белем алырга мөмкин. Анда укучы 4 меңнән артык студентның 340 мамадышлылар. Шуларның 140 читтән торып укый. Безнең район әлеге институтта укучылар саны ягыннан 3нче баскычта.

Чыгышы вакытында район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова ассызыклаганча, төбәгебез мөгаллимнәренең күпчелеге нәкъ менә шушы ВУЗны тәмамлаган. "Яхшы белгечләр әзерләвегез өчен рәхмәт сезгә",- диде ул. Кунакларга истәлек бүләге дә тапшырдылар.

Институт шәкертләре Мамадышка үзенчәлекле концерт программасы белән килгән иде. Чыгыш ясаучылар арасында якташларыбыз да күрү икеләтә сөенечле.

Сүз уңаеннан, 24нче апрель көнне, иртәнге 10 сәгатьтә, Алабуга институты ачык ишекләр көне үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев