Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Керәшен чибәре-2016” билгеле булды

Җөридәге Питрау бәйрәмендә 2004нче елдан бирле үткәрелүче "Керәшен чибәре" бәйгесе инде күптән керәшен халкының йөзек кашына әверелде. Агымдагы ел да искәрмә түгел. Быел әлеге бәйгедә 10 сылу кыз катнашты. Кызлар "Иң яхшы җыручы", "Иң яхшы биюче", "Иң сөйкемлесе", "Традицияләрне белүче", "Иң яхшы костюм", "Иң җор телле", "Керәшен тарихын белергә омтылучы"...

Җөридәге Питрау бәйрәмендә 2004нче елдан бирле үткәрелүче "Керәшен чибәре" бәйгесе инде күптән керәшен халкының йөзек кашына әверелде.


Агымдагы ел да искәрмә түгел. Быел әлеге бәйгедә 10 сылу кыз катнашты. Кызлар "Иң яхшы җыручы", "Иң яхшы биюче", "Иң сөйкемлесе", "Традицияләрне белүче", "Иң яхшы костюм", "Иң җор телле", "Керәшен тарихын белергә омтылучы" һәм "On-line чибәре" номинацияләрендә көч сынашты.


Жюри әгъзалары арасында Геннадий Макаров, Рузилә Шәймәрданова, Альбина Әбсәлямова, Марат Баязитов, Мария Насыйбуллина, Марина Карпова, Борис Николаев булды.


2016нчы елның "Керәшен чибәре" итеп Яшел Үзән кызы Татьяна Ефремова танылды. Ул күчеп йөрүче таҗ һәм акчалата бүләккә ия булды.


-Әлбәттә, миндә җиңү теләге бар иде. Бәйгегә әзерләнүдә миңа әнием һәм әбием ярдәм итте. Алар белән бергәләшеп изге теләкләр теләдек, догалар укыдык. Хәзерге вакытта кичергән хисләремне әйтеп бетерерлек түгел. Акчалата бүләкне балалар йортына тапшырырга ниятлим, - диде Татьяна Ефремова.


Мамадышлы Алиса Исакова исә "Иң сөйкемле" керәшен кызы номинациясендә җиңү яулады. Икенче урынны Казаннан Юлия Дувалова яуласа, өченче урында Сарманнан Лиана Антонова. Жюри әгъзасы Геннадий Макаров фикеренчә, узган елларга караганда быел кызларның әзерлеге югарырак булган.
Татьяна Ефремованы һәм Алиса Исакованы чын күңелебездән тәбрик итәбез!

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев