Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта караклар төпләнгән 

Агымдагы елда Мамадышта велосипед урлау очраклары теркәлгән. Май-июль айларында шәһәребездә якынча 7-10 мең сумлык 3 данә тәгәрмәчле юл транспорты урланган. Каракларның эзенә төшкәннәр. Җинаятьне 14 яше тулмаган мамадышлылар башкаруы ачыкланган. Җаваплылыкка тартылу яшенә җитмәгәнлектән, аларга җәза бирелми. Шулай да, кечкенә хокук бозучыларның әти-әниләре белән әңгәмә алып барылган һәм кисәтү ясалган....

Агымдагы елда Мамадышта велосипед урлау очраклары теркәлгән. Май-июль айларында шәһәребездә якынча 7-10 мең сумлык 3 данә тәгәрмәчле юл транспорты урланган.

Каракларның эзенә төшкәннәр. Җинаятьне 14 яше тулмаган мамадышлылар башкаруы ачыкланган. Җаваплылыкка тартылу яшенә җитмәгәнлектән, аларга җәза бирелми. Шулай да, кечкенә хокук бозучыларның әти-әниләре белән әңгәмә алып барылган һәм кисәтү ясалган. Бүгенге көндә велосипед урлаучылар Мамадыш районының балигъ булмаганнар эше буенча исәптә тора.

Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре узган ел урланган ике велосипедны да тапкан.

Мамадыш районының эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Леонид Усачёв фикеренчә, күп очракта караклыкта велосипед хуҗалары үзләре гаепле. Чөнки алар транспортларын подъезд төпләрендә махсус йозак белән бикләмичә калдырыра.

2015нче ел белән чагыштырганда велосипед урлау очраклары бераз кимегән. Ул вакытта 9 караклык факты булса, быел - 3.

Әдел Әхмәтҗанов

Фото со страницы: http://www.info-islam.ru/publ/novosti/rossiya/bezrabotnyj_migrant_zaderzhan_v_moskve_za_krazhi_velosipedov_na_1_mln_rublej/1-1-0-38873

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев