Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Көзге каникул” профилактика чарасы башланды

Мамадышта "Көзге каникул" профилактика чарасы башланды һәм ул мәктәпләрдә көзге каникул төгәлләнгән көнгә - 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында ЮХИДИ, ПДН хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре рейдлар үткәрәчәкләр. Нәни юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга "Тукта - синең гомер куркыныч астында" дигән карточкалар тутырылачак. Һәр кагыйдә...

Мамадышта "Көзге каникул" профилактика чарасы башланды һәм ул мәктәпләрдә көзге каникул төгәлләнгән көнгә - 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында ЮХИДИ, ПДН хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре рейдлар үткәрәчәкләр. Нәни юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга "Тукта - синең гомер куркыныч астында" дигән карточкалар тутырылачак. Һәр кагыйдә бозу очрагы турында баланың уку урынына хәбәр ителәчәк. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Рафаэль Мөбәрәкшин, әти-әниләрне бу чорда балаларны күздән ычкындырмаска, контрольне көчәйтергә чакыра.

"Көзге каникул" профилактика чарасы кысаларында бүген район ЮХИДИ идарәсенең бер экипажы "Ләйсән" балалар бакчасы турысында кизү тордылар. Юл сагындагыларның ярдәмчеләре-2нче санлы лицейның яшь инспекторлары шоферларга тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләрен искәрттеләр, балалары булса, аларның киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар беркетүләрен сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев