Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта күренекле шәхес Нәзифә Кәримованың иҗат кичәсе узды

Арташ авылы клубы районда иң искеләрдән. Ләкин тарихи ул. 1932 елда, мәчетләрдән клуб оештырган заманнарда, клуб итеп махсус салынган бина. Төзелеш материалын да әллә каян эзләмәгән арташлылар - янәшә ярдагы кызыл балчыктан әзерләнгән сәмән кирпечтән төзегәннәр. Ләкин искелектә мени хикмәт! Райондагы иң "карт" клубны мөдир Марсель Шәйдуллин чын мәдәният учагына...

Арташ авылы клубы районда иң искеләрдән. Ләкин тарихи ул. 1932 елда, мәчетләрдән клуб оештырган заманнарда, клуб итеп махсус салынган бина. Төзелеш материалын да әллә каян эзләмәгән арташлылар - янәшә ярдагы кызыл балчыктан әзерләнгән сәмән кирпечтән төзегәннәр. Ләкин искелектә мени хикмәт! Райондагы иң "карт" клубны мөдир Марсель Шәйдуллин чын мәдәният учагына әверелдерде. Бөтен халык аңа рәхмәт әйтә. Кышын булсынмы, җәенме - әледән әле бер-берсенә ошамаган чаралар узып тора монда. Кичләрен кайбер мәдәният учаклары ачылмаган да заманда, Арташта мондый проблема юк.
Бу көннәрдә Арташта шундый чараларның тагын берсе узды. Монысы инде шушы авылда туып үскән, бүгенге көндә төп яшәү урыны Мәскәү шәһәре булган, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, журналист, актив җәмәгать эшлеклесе, Мәскәү шәһәрендә башка беркайда да булмаган "Татар зыялылары клубын" оештыручы, Прагадагы "Азатлык" радиосының Мәскәүдәге хәбәрчесе Нәзифә Кәримованың юбилей кичәсе иде. Ни өчен төп яшәү урыны дим, чөнки Нәзифә ханым, башка кешеләр җир - суларыннан аерылып, дөнья читләреннән яшәү урыны эзләгәндә, кече ватанынының патриоты буларак туган авылында йорт җиткереп, күп вакытын анда яши.
Бу чарага клуб кына түгел, бөтен авыл белән әзерләнде дип әйтергә була! Йортыңа мөһим кунак килсә ничек кенә әзерләнмисең дигәндәй, Нәзифә Харис кызының кунаклары арасында да кемнәр генә юк иде! Берничәсен генә әйтеп китим әле. Мәскәүләрдән башлыйк - Роза Хәбибуллина- Татарстанның атказанган артисты, Мәскәүнең 1186 санлы татар этно-мәдәни юнәлешендә укыту урта мәктәбе мөдире. Наилә Фатехова - Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, композитор, "Мәдинә" дип аталган рухи җырлар башкаручы төркем җитәкчесе, "Ак Калфак " оешмасының Мәскәү бүлеге җитәкчесе. Клара Хәйретдинова - Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Казан консерваториясе доценты, Венера Нигъматуллина - Татарстанның халык артисты, Минзәлә театрында эшли. Шулай ук данлыклы Сәләховларның дәвамчысы булган Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы Илдар Сәләхов һәм тумышы белән Югары Яке авылыннан булган, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче музыкант Илфат Миннегалиев та катнашты. Кунаклар арасында тормыш иртәше Резидә ханым белән Арташ авылында туып үскән - Татарстанның атказанган табибы Фәрит Мөбарәкшин да бар иде. Шулай ук Мамадышта туган, Алабугадагы мәдәният көллияте укытучысы, заманында Нәзифә ханым белән бергә укыган Альберт Әсхәмов та тормыш иптәше Әлфия ханым белән кайткан иде. Мөнир һәм Зилә Мөхәметдиновлар - гаилә дуслары, Мәскәүдә Бөтенрусия эстрада сәнгатенең иҗат остаханәсендә бергә укыганнар. Болар әле иң-иңнәре генә. Мәскәүдән хәтле килгән артистларны ничек инде зур әзерлексез каршы аласың? Шушының кадәр күренекле кешеләрнең Арташка десант ясаулары ук Нәзифә ханымның нинди шәһес булуын күрсәтмимени! Очрашуда шулай ук Нәзифә ханымның мәктәп укытучысы Гөлфәридә Минһаҗ кызы да катнашты.
Кызу эш вакыты - печән өсте булса да, клубка халык агылды, хәбәр күрше авылларга да барып җиткән иде.
Аның гомер бәйрәме көннәрендә Нәзифә Харис кызына ераклардан килгән дуслары гына түгел, туган районы җитәкчеләре дә игътибарларын күрсәтте. Район җитәкчелеге исеменнән мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов Нәзифә Кәримовага районның мактау грамотасын һәм бүләк тапшырды. Бу очрашуга кайта алмаган Арташтан чыккан эзтабар язучы, шагыйрь Шаһинур Мостафинның чарага багышлап язылган шигъри хаты да укылды.
Бу очрашуда Нәзифә Кәримованың әле яңа гына дөнья күргән "Йолдыз ява" дип аталган китабы тәкъдим ителде. Сәхнәдә башкарылган җырларның да күбесе Нәзифә ханым шигырьләренә язылган җырлар иде. "Бер күрешү үзе бер гомер", "Без татарлар", "Без уяндык", "Соңлады язлар" һәм башка җырлар яңгырады. Очрашу барышында фоторәсемнәрдән торган видеоряд та күрсәтелеп торды. Нәзифә ханым кайбер фотографияләр тарихын сөйләп, журналистикада эшләгән вакытта кызыклы кешеләр белән очрашулар хакында әйтеп китте.
Бу очрашу оештыру ягыннан да, башкарылган әсәрләр ягыннан да, башкаручыларның югары дәрәҗәдә профессионал булганнарын күрсәткән бик кызыклы тамаша булды. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, оештыручылар - Арташ авылы клуб мөдире Марсель Шәйдуллин, укытучылар Минзәлия Шәйдуллина, Ринат Хәйруллиннар теләсә нинди югарылыктагы чараларны әзерләү осталары икәнлекләрен күрсәттеләр. Урта Кирмән мәдәният йорты хезмәткәре Ләйлә Абдуллина тавыш операторы эшен зур осталык белән башкарды. Килгән кунаклар, артистлар авыл халкының классик әсәрләрне дә аңлап тыңлауларын, артистларны алкышларга күмүләрен сөенеп бәяләде. "Авыл дип кенә карарга кирәкми, бу тамашачылар Мәскәү тамашачысыннан бер дә ким түгел!"- диделәр алар.
Шулай итеп, башкалада яшәсә дә Арташ авылында туып үскән язучы Нәзифә Кәримова бәйрәменә талантлы артистлар чакырып, авылдашларына сәнгати бүләк ясады. Бу очрашуга килгәннәре өчен авылдашларына рәхмәтләрен белдерде.
Ринат Хәйруллин,
Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев