Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Күн туп” республика ярышларының финал уеннары узды

20нче һәм 21нче июнь көннәрендә Мамадышның "Олимп" стадионында футбол буенча "Күн туп" республика ярышларының финал уеннары узды. Анда 6 төбәктән 2003-2004нче елгы мәктәп укучылары көч сынадылар. Бу Казан, Тәтеш, Аксубай, Әлмәт, Арча спортчылары. Алар арасында Мамадыш футболчылары да бар. -"Күн туп" ярышларында Мамадыш командалары ел саен катнашып килә. Уңышлы гына...

20нче һәм 21нче июнь көннәрендә Мамадышның "Олимп" стадионында футбол буенча "Күн туп" республика ярышларының финал уеннары узды.

Анда 6 төбәктән 2003-2004нче елгы мәктәп укучылары көч сынадылар. Бу Казан, Тәтеш, Аксубай, Әлмәт, Арча спортчылары. Алар арасында Мамадыш футболчылары да бар.

-"Күн туп" ярышларында Мамадыш командалары ел саен катнашып килә. Уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Төрле яшьтәге үсмерләребез көндәшләрен җиңеп, беренче, 2нче урыннарга чыктылар. Быелгы бәйгедә дә уңышка өметләнәбез. Безнең состав чагыштырмача яшь инде. Башкаларда күпчелекне 2003нче елгылар алып торса, бездә ул яшьтәгеләр берничә генә. Күбесенчә 2004нче елгылардан тора командабыз,- диде футбол буенча районның баш тренеры Кодыр Мамонов.

"Күн туп" республика ярышларының финал уеннарына кадәр безнекеләр Минзәлә төбәгендә уңышлы гына чыгыш ясап кайтканнар иде. 6-7нче июнь көннәрендә әлеге районда ярым финал өлешен үткәрделәр. "Олимп-2003-2004" егетләре 4 команда арасында иң көчле булып танылды.

-Финал өлеше бик җаваплы этап. Дулкынлану бар, әлбәттә. Көн саен күнегүләргә килдек. Сынатмабыз, дип уйлыйм,- диде Олимп-2003-2004" футбол командасы уенчысы Мартун Мурадян.

Безнекеләр Тәтеш һәм Арча командаларын бер үк төрле исәп белән бирелдерде. Егетләребез алардан 2-1 белән өстен чыга. Аксубай капкасына мамадышлылардан биш туп керде. Кунаклар җавап итеп 1-не генә кертә алдылар. Ә менә Әлмәт уенчылары белән үткәрелгән очрашу мәйдан хуҗаларына уңыш китерми. Кунаклар 2-0 исәбе белән өстен чыга. Нәтиҗәдә, "Күн туп" республика ярышларының финал уеннарында Мамадышның яшь футболчылары икенче урында калды. Җиңүче булып Әлмәт командасы таныла. Беренче өчлекне арчалылар йомгаклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев