Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта җитәкчеләр үрнәк күрсәтә

Матбугат басмаларына язылу тәмамлану алдында тора. Шөкер, район халкының "Нократ" газетасын укырга теләге сүрелмәгән. Без үзебез, нократлылар да, араларны суытмаска тырышабыз. Шундый кызу көннәрдә "Абунәче көнен" район газ-эксплуатация хезмәтендә үткәрдек. Шәһәребез үзәк почтампы подписка бүлеге мөдире Мөсфирә Мөбарәкшина подписканың никадәр җаваплы эш икәнен яхшы аңлый, бердәм тырышлык белән "Нократ"ның подпискасын...

Матбугат басмаларына язылу тәмамлану алдында тора. Шөкер, район халкының "Нократ" газетасын укырга теләге сүрелмәгән. Без үзебез, нократлылар да, араларны суытмаска тырышабыз. Шундый кызу көннәрдә "Абунәче көнен" район газ-эксплуатация хезмәтендә үткәрдек.


Шәһәребез үзәк почтампы подписка бүлеге мөдире Мөсфирә Мөбарәкшина подписканың никадәр җаваплы эш икәнен яхшы аңлый, бердәм тырышлык белән "Нократ"ның подпискасын саклап калдык. Матбугатны да, халкыбызның рухиятен дә бердәмлек белән генә тартып була. "Бердәм күтәрелгән - яу кайтарган",-ди халык мәкале. Алдагы санаулы гына калган көннәрдә бергәләп тырышсак, бу юлы да беренчелекне бирмәбез. "Нократ" - ул безнең уртак фикерләү, аралашу, бәхәсләшү, очрашу мәйданы. Бердәм булыйк, бергә булыйк, дуслар!


Татарларда изгелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән әйтем бар. #Подпиширодителей #Подпишиблизких акциясенә кушылып, "Алабугагаз" начальнигы Азат Нурмиев "Вятка" газетасын Омардан аз тәэмин ителгән хезмәт ветераны Раиса Останинага, район газ"-эксплуатация хезмәте начальнигы Нияз Ганиев шул ук авылдан пенсионер Татьяна Алакаевага рәсмиләштерделәр.

Фирая МИНГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев