Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта инвалид балалар өчен чыршы бәйрәме узды

Бүген "Мамадыш совхозы" бистәсендәге күпфункцияле үзәк базасында районкүләм Чыршы бәйрәме булып узды. Аны инвалид балалар, тәрбиягә алынган сабыйлар һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, коррекцияләү торак-мәктәбе укучылары өчен үткәрделәр. Яңа ел кичәсе район хакимияте ярдәме белән әзерләгән. Бәйрәмгә шәһәрдән һәм районыбызның төрле авылларыннан 200ләп бала җыелды. Күбесе әти-әниләре белән килгәннәр иде. -Быел...

Бүген "Мамадыш совхозы" бистәсендәге күпфункцияле үзәк базасында районкүләм Чыршы бәйрәме булып узды. Аны инвалид балалар, тәрбиягә алынган сабыйлар һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, коррекцияләү торак-мәктәбе укучылары өчен үткәрделәр. Яңа ел кичәсе район хакимияте ярдәме белән әзерләгән.
Бәйрәмгә шәһәрдән һәм районыбызның төрле авылларыннан 200ләп бала җыелды. Күбесе әти-әниләре белән килгәннәр иде.
-Быел безнең тарафтан район җитәкчелеге ярдәме белән 470 балага яңа ел күчтәнәчләре әзерләнде. Аларның 260-ы инвалид балалар өчен. Калганнары тәрбиягә алынган сабыйларга һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бирелә. Авылларда яшәүчеләрнең күбесенә бүләкләрне җирлек башлыклары аша тапшырабыз,- дип сөйләде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова.
Купшы итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы, "Аленушка" балалар бакчасы хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль композиция балаларның күңелләрен күтәреп, авыруларын, борчуларын оныттырып җибәрде.
-Безнең коллективка әлеге кичәне оештыру һәм үткәрү бурычы йөкләнгәч, бик теләп эшкә алындык. Иң элек бергәләп сценарий яздык, рольләрне бүлештек. 13 кешебез шушы программага җәлеп ителде. Балаларның шат йөзләрен күрү- безнең өчен дә күңелле,- ди "Аленушка" балалар бакчасы мөдире Миләүшә Нотфуллина.
Малайлар һәм кызлар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, әкият геройлары, "җәнлек-җанварлар" белән бергә биеделәр, уйнадылар, күңел ачтылар. Аларны тәбрикләргә район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов та килгән иде.
-Сезнең йөзләрегездәге елмаю беркайчан да сүрелмәсен иде. Авырлыклар артта калсын. Сезгә һәм якыннарыгызга яңа елда ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын!- диде Вәзир Фәизов.
Район җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән тәмле Яңа ел күчтәнәчләре балаларны тагын да сөендерде.
Сабыйлар өчен бинаның бер бүлмәсендә чәй өстәле дә әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев