Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта имам-мөхтәсиб кандидатурасы расланды

Бүген шәһәр мәдрәсәсендә районның авыл имамнары катнашында имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булды. Аның эшендә район башлыгы Анатолий Иванов һәм төбәк казые Руслан хәзрәт Мортазин катнашты. Җыелыш Коръән сүрәләре уку белән башланды. Аннары Руслан хәзрәт мөхтәсиб вазыйфасына моңарчы да районда бу эшне зур җаваплылык белән башкарган Илһам хәзрәт Миннегалиевны тәкъдим итте. Имамнар...

Бүген шәһәр мәдрәсәсендә районның авыл имамнары катнашында имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булды. Аның эшендә район башлыгы Анатолий Иванов һәм төбәк казые Руслан хәзрәт Мортазин катнашты.

Җыелыш Коръән сүрәләре уку белән башланды. Аннары Руслан хәзрәт мөхтәсиб вазыйфасына моңарчы да районда бу эшне зур җаваплылык белән башкарган Илһам хәзрәт Миннегалиевны тәкъдим итте. Имамнар да әлеге кандидатурага каршы килмәделәр, ачык тавыш бирү юлы белән ул бертавыштан сайланды.

Мамадыш муниципаль районы җитәкчесе Анатолий Иванов сайланган имам-мөхтәсибкә хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә үзара килешеп һәм аңлашып эшләвен, районның дини вазгыятен туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә нәтиҗәле эшләвен теләде.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев