Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта ГТО темасына багышланган семинар-уку оештырылды

2014нче елның 1 сентябреннән "Хезмәт һәм оборонага әзер бул!" яки гади генә әйткәндә, ГТО илкүләм физик культура - спорт комплексы гамәлгә керде, дөресрәге яңадан кайтарылды. Бу хактагы Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган иде. ГТОның яңа нормативлары Россиянең 12 төбәгендә, шул исәптән безнең республикада да тәҗрибә рәвешендә гамәлгә ашырыла. Бу...

2014нче елның 1 сентябреннән "Хезмәт һәм оборонага әзер бул!" яки гади генә әйткәндә, ГТО илкүләм физик культура - спорт комплексы гамәлгә керде, дөресрәге яңадан кайтарылды. Бу хактагы Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган иде. ГТОның яңа нормативлары Россиянең 12 төбәгендә, шул исәптән безнең республикада да тәҗрибә рәвешендә гамәлгә ашырыла. Бу эш Мамадыш районында ни дәрәҗәдә оештырылган, нинди алымнар кулланырга кирәк... Болар хакында педагоглар белән сөйләштеләр.

Шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбе базасында "Хезмәт һәм оборонага әзер" (ГТО) нормативлары - физкультура -спорт комплексы өчен җаваплы мөгаллимнәр, белем бирү учрежденияләре директорлары катнашында семинар-уку оештырдылар. Әлеге дәресне алар өчен ТР мәгариф үсеше институтының ГТО нормативларын кертү буенча проект офисы җитәкчесе Алексей Сафин үткәрде.

-Совет чорында яшәүчеләр ГТО нормаларын тапшырганнарын яхшы хәтерлиләр. Россия Президенты Указы нигезендә янәдән илебездә "Хезмәт һәм оборонага әзер" нормативлары - физкультура -спорт комплексы гамәлгә кертелде. Исеме бик авыр әйтелешле булса да, аның җисемендә һәркем өчен бик тә кирәкле булган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ята. Шуңа күрә спорт белән массакүләм шөгыльләнү кирәклеген күздә тотып, ил башлыгы шундый карарга килгәндер дә инде. Шәхсән мин үзем әлеге фикерне бик сөенеп кабул иттем. ГТО нормативларын тапшыру беренчеләрдән булып Россиянең 12 төбәгендә үтәлә. Шуларның берсе - Татарстан,- диде Алексей Сафин.

Аның сүзләренә караганда, илебез һәм республикабыз спорт ягыннан дөнья лидерларының берсенә әверелде һәм бу ирешелгәннәрне саклап калу кирәк. Ил күләмендә бердәм программаны тормышка ашыру - әнә шуның бер ысулы. ГТО тапшыру артык рәсми дә, формаль да булмаган шартларда уза.

-Шушы көннәрдә генә районыбызда ГТО нормативларын тапшыру буенча кышкы фестиваль узды. Без анда иң көчле мәктәпләрне, иң көчле сыйныфларны ачыкладык. Тулаем алганда, комплекс берничә этапта тормышка ашырыла. Беренче этапта, белем бирү учреждениесе укучыларының физик яктан әзерлек дәрәҗәсе тикшерелә, аннан укучылар нормативларны тапшыралар,- диде район мәгариф бүлеге методисты Лариса Габитова.

ГТО нормативлары үтәү беренче тапкыр комплекс буларак 1931 елда кертелә, 1972 елда редакцияләнеп, 1993 елга кадәр гамәлдә була. СССР вакытында әлеге комплекс биш категориягә бүленеп, 10-60 яшьлекләргә кагылган. Хәзергесе унбер баскычтан гыйбарәт, 6-70 яшьлекләрне колачлый. Шуның алтысы урта, һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләрендә укучыларга кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев