Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта гемодиализ бүлеге ачылды

Түбән Ушма авылында башланган тантаналы чара алга таба район үзәк хастаханәсе базасында дәвам итте. Биредә ике дистәгә якын мамадышлы зарыгып көткән гемодиализ бүлеге ачылды. Монда районыбызның бөернең озак дәвамлы җиткелекле эшләмәвенең терминаль стадиясендәге бөер авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Бүлекне ачу тантанасында шулай ук сәламәтлек саклау министры катнашты. Район башлыгы...

Түбән Ушма авылында башланган тантаналы чара алга таба район үзәк хастаханәсе базасында дәвам итте.

Биредә ике дистәгә якын мамадышлы зарыгып көткән гемодиализ бүлеге ачылды. Монда районыбызның бөернең озак дәвамлы җиткелекле эшләмәвенең терминаль стадиясендәге бөер авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Бүлекне ачу тантанасында шулай ук сәламәтлек саклау министры катнашты.

Район башлыгы Анатолий Иванов билгеләп үткәнчә, моңа кадәр бу төбәктә яшәүчеләргә ярдәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге гемодиализ үзәкләрендә күрсәтелә иде. 18 мамадышлы көнаралаш әлеге шәһәрләргә йөреп, медицина ярдәме алдылар. Мамадышта шундый бүлекне ачу авыруларга медицина ярдәмен күрсәтүне җиңеләйтәчәк.

Бу бүлекне ачу буенча беренче эшләр 2015нче елның җәй айларында башланган. ТР Министрлар кабинеты карары белән 3млн.100 мең сум акча бүленгән. Ә хәзерге вакытта бүлек тулысынча җиһазландырылган, барлык замана таләпләренә җавап бирә. Монда эшләячәк медицина хезмәткәрләре республика клиник хастаханәсе базасында махсус уку курслары узганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X