Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен чыршы бәйрәме узды

Мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләрен башкалардан ким хис итәргә тиеш түгел. Моңа ирешү юнәлешендәге эшләр соңгы елларда бигрәк тә күп башкарыла. Инвалидларның социализациясе, аларны җәмгыятьтә яшәүгә җайлаштыру-яраклаштыру республикабызда өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Нәтиҗәдә, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата сәламәт кешеләр мөнәсәбәте дә үзгәрә башлады. Елның-елында төбәгебездә физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен дә...

Мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләрен башкалардан ким хис итәргә тиеш түгел. Моңа ирешү юнәлешендәге эшләр соңгы елларда бигрәк тә күп башкарыла. Инвалидларның социализациясе, аларны җәмгыятьтә яшәүгә җайлаштыру-яраклаштыру республикабызда өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Нәтиҗәдә, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата сәламәт кешеләр мөнәсәбәте дә үзгәрә башлады. Елның-елында төбәгебездә физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен дә чыршы бәйрәме уза.

Район хакимияте башлыгы Анатолий Иванов теләктәшлеге һәм социаль яклау бүлеге тырышлыгы белән агымда ел да искәрмә булмады. Бүгенге көндә районда 4100 инвалид исәпләнә. Шуларның килергә җайлары булганнары, бүген район мәдәният йорты фойесында чыршы әйләнәсендә күңел ачтылар, чәй табынындагы тәм-томнардан авыз иттеләр. Мамадыш инвалидлар җәмгыяте тормышында актив катнашканнарга Рәхмәт хатлары белән күчтәнәч пакетлары тапшырылды.

Николай Михайлов фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев