Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Daewoo Nexia“ юл читенә төшкән

Шәһәребезнең Юлчылар бистәсе аша үтеп йөрүчеләр бүген иртән юл читенә төшкән автомобильгә игътибар итми калмагандыр. Әлеге хәл нилектән килеп чыккан соң? Трасса взводында хезмәт куючы ЮХИДИ инспекторлары иртәнге сәгатьләрдә М-7 федераль юлыннан Мамадышка төшә торган юлда кизү торалар. Якынча 6:20 сәгать тирәсендә алар шәһәргә таба хәрәкәт итүче "Daewoo Nexia"ны туктатырга...

Шәһәребезнең Юлчылар бистәсе аша үтеп йөрүчеләр бүген иртән юл читенә төшкән автомобильгә игътибар итми калмагандыр. Әлеге хәл нилектән килеп чыккан соң?

Трасса взводында хезмәт куючы ЮХИДИ инспекторлары иртәнге сәгатьләрдә М-7 федераль юлыннан Мамадышка төшә торган юлда кизү торалар. Якынча 6:20 сәгать тирәсендә алар шәһәргә таба хәрәкәт итүче "Daewoo Nexia"ны туктатырга була. Әмма руль артындагы ир-ат моңа җавап итеп тизлекне арттыра гына төшкән.

"Без таләпкә буйсынмаган машинаны куа киттек. Ул 160 км/сәг тизлек белән чапты. Шәһәргә кереп бераз баргач, 4нче мәктәп борылышына керергә теләгән иде дә, идарәне югалтып, юл читенә төште",- дип аңлатма бирде безнең сайтка ЮХИДИ инспекторлары.

Машина йөртүченең спиртлы эчемлек кулланган булуы ачыклана. Район үзәк хастаханәсендә үткәрелгән тикшерү дә бу фактны раслый. Кагыйдә бозучыга карата беркетмә төзиләр. Аңа нинди җәза биреләчәген суд хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев