Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта чернобыльчеләр хөрмәтенә митинг узды

Бүген Мамадышта Чернобыль атом электр станциясендә булган һәлакәтне бетерүдә катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә митинг узды. "Тыныч атом" һәйкәле янәшәсендә оештырылган чара һәлакәтнең 30 еллыгына багышлана. Төрле яшьтәге кешеләр трагедия нәтиҗәләрен бетерүдә геройларча үз бурычларын үтәгән райондашларны хөрмәтләргә, мәрхүмнәрне искә алырга дип җыелды. "Тыныч атом" һәйкәл янәшәсенә һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аларның...

Бүген Мамадышта Чернобыль атом электр станциясендә булган һәлакәтне бетерүдә катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә митинг узды. "Тыныч атом" һәйкәле янәшәсендә оештырылган чара һәлакәтнең 30 еллыгына багышлана. Төрле яшьтәге кешеләр трагедия нәтиҗәләрен бетерүдә геройларча үз бурычларын үтәгән райондашларны хөрмәтләргә, мәрхүмнәрне искә алырга дип җыелды.

"Тыныч атом" һәйкәл янәшәсенә һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аларның туганнары, өлкәннәр, балалар һәм үсмерләр, яшьләр җыелган иде. 1986 нчы елның 25нче апреленнән- 26 сына каршы төндә атом энергетикасы тарихында иң куркыныч һәм зур һәлакәт искәртелә. Ике шартлау нәтиҗәсендә атом реакторы тулысынча җимерелеп, атмоферага радиактив матдәләр тарала. Бу процессны туктату өчен саркофаг төзү карары кабул ителә. Ул 206 көн һәм төн төзелеп, анда 600 меңнән артык кеше катнаша.

Митингны район башлыгының урынбасары Ришат Сәмигуллин ачып җибәрде.

-Без бүген куркыныч авариянең 30 еллыгын карша алабыз. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләр - үз тормышлары һәм сәламәтлеге барабәренә безнең илне, Ауропа илен коткаручы геройлар. Бу кешеләр шартлау үзәгендә үзләре турында уйламыйча, батырларча үз бурычларын үтәп бихисап кешеләрнең гомерен саклап калдылар. Алар арасында безнең 59 якташыбыз булган,- диде Ришат Сәмигуллин.

Алга таба Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү эшендә катнашкан 31 якташыбызга һәм бүгенге көндә арабызда булмаган чернобыльчеләрнең якыннарына 30 еллык уңаеннан булдырылган медальләр тапшырылды.

Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү эшендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен "Чернобыльчеләр союзы" оешмасы җитәкчесе Рамил Миңнеханов, "Хәтер" фонды җитәкчесе Рафаэль Газизов, район хәрби комиссарының урынбасары Олег Гуня да җиткерде.

-Бүген без бу һәлакәтнең үзәгендә кайнаган кешеләр турында искә алабыз. Алар миллионлаган кеше тормышын саклап калды. Чернобыль геройлары үзләре турында уйламыйча һәлакәт нәтиҗәләренә каршы көрәште. Бу вакыйгаларда катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Бу кешеләрне искә алу һәм бу фаҗигане кабатламаска омтылу - безнең бурыч, - дип искәртте чыгыш ясаучылар.

Чернобыль фаҗигасендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Митинг, традиция буенча, моннан 10 ел элек, нәкъ менә шушы көндә ачылган һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев