Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Челтәр компаниясе”нең Алабуга филиалы ярыш үткәрде

Электрчылар волейбол уйнады. Мамадышта "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең Алабуга электр челтәрләре предприятиеләре арасында әлеге спорт төреннән финал ярышларын уздырдылар. Республикабызда бер җәмгыятькә караган предприятиеләр арасында спортның берничә төре буенча Спартакиадалар үткәрү матур традициягә әверелде. "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте дә сәламәт яшәү рәвеше алып бару яклы. Әлеге оешманың Алабуга...

Электрчылар волейбол уйнады. Мамадышта "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең Алабуга электр челтәрләре предприятиеләре арасында әлеге спорт төреннән финал ярышларын уздырдылар.

Республикабызда бер җәмгыятькә караган предприятиеләр арасында спортның берничә төре буенча Спартакиадалар үткәрү матур традициягә әверелде. "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте дә сәламәт яшәү рәвеше алып бару яклы. Әлеге оешманың Алабуга электр челтәрләре предприятиеләре арасында Спартакиада 13нче тапкыр уздырыла. Волейбол ярышларын Мамадыш кабул итте.

-Волейбол бәйгесе энергетикларыбыз арасында үткәрелүче 13нче спартакиада кысаларында уза. Коллективлар сезон дәвамында спортның дистәгә якын төреннән көч сынашалар. Чаңгы буенча ярышларны үткәрдек. Алга таба йөзү, өстәл теннисы, шахмат һәм пневматик коралдан ату буенча ярышлар оештырачакбыз,- диде "Челтәр компаниясе" ААҖнең Алабуга филиалы профсоюз оешмасы рәисе Ирина Чувашова.

Аның искәртүенчә, электрчылар арасында мондый ярышлар үткәрүнең төп максаты- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

"Олимп" спорт комплексында үткәрелгән волейбол ярышында мәйдан хуҗаларыннан тыш, Алабуга электр челтәрләре идарәсе, Кукмара һәм Алабуга районнары электр челтәрләре предприятиеләре көч сынашты.

-Мондый Спартакиадалар коллективларның активлык дәрәҗәсен яхшырта, үзара аралашу бара. Шәһәребез оешмалары арасында да шул максаттан спартакиада үткәрәбез. Анда Мамадыш электрчылары да бик актив катнаша, җиңүләр яулыйлар,- диде ярышларны ябу тантанасында район башлыгының урынбасары Ришат Сәмигуллин.

Финал уеннары нәтиҗәләре буенча, төп кубокны Кукмара районы электрчылары яулады. Мамадышлылар бәйгене икенче баскычта тәмамладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев