Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта чүп савытларын кар баскан

Шәһәребездәге шәхси эшмәкәрләребез дә, аларның кибетчеләре дә сәүдә нокталары ишек төбендәге чүп савытларын даими чистартып торырга кирәген оныталар. Кар күмгән савытлар да очрый. Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең атна саен була торган утырышларында нәкъ менә шушы сәбәп белән кибет хуҗаларына тутырылган беркетмәләр тикшерелми калмый, штрафлар да салына. Ә алар...

Шәһәребездәге шәхси эшмәкәрләребез дә, аларның кибетчеләре дә сәүдә нокталары ишек төбендәге чүп савытларын даими чистартып торырга кирәген оныталар. Кар күмгән савытлар да очрый.

Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең атна саен була торган утырышларында нәкъ менә шушы сәбәп белән кибет хуҗаларына тутырылган беркетмәләр тикшерелми калмый, штрафлар да салына. Ә алар - вазыйфалы затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр.

Шулай ук сәүдә үзәкләре стеналарындагы рекламалар да муниципаль хезмәткәрләр, район башкарма комитеты җитәкчелеге белән килештереп бетерелмәгән әле. Комиссиянең чираттагы утырышында да, шундый берничә беркетмә тикшерелеп, административ чаралар күрелде.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев